поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЗАРИПОВ ӘХТӘМ

ӘХТӘМ ҮГЕЗ ҮСТЕРӘ

Җәй уртасы, кояш кыздыра. Ул хәзер төннәрдә дә кыздырудан туктап тормый бугай. Иртәнге як, мин дә ашыгам, эшем күп, имеш. Кирәк бит шундый чакта. Күзләрем халык арасыннан таныш кешене тотып ала. Бу – Әхтәм Зарипов. Никадәр ашыксам да, юл аша чыгасы булса да, кояш кыздырса да, сәлам бирми, хәлен сорашмый үтеп китәргә хакым юк.

Үткән атнада телевизордан 5 көн буена язучы Гомәр Бәшировның "Намус" романы буенча куелган сериалны күрсәттеләр. Режиссер Әхтәм Зариповның гаҗәп гүзәл бер хезмәте икән бу. Мин аны күрми калудан куркып, йөгерә-йөгерә кайтып, эшләремне читкә куеп карадым. Уйнап та күрсәтте инде Рузия Мотыйгуллина Нәфисәне. Талантлы артистканың иҗатын һич тә Нәфисәдән башка күзалларга ярамый торгандыр. Гаҗәп дәрәҗәдә тетрәндерде мине бу әсәр. Монда безнең яшьтәшләребез, бергә йөрешкән, чәчәген коярга да өлгерми арабыздан киткән, әле бүген дә безнең белән яши торган артистларыбыз Фирдәвес Хәйруллина, Шамил Бариев уйный. Рәсим Сәлахов та, Һидаят ага Солтанов та шулкадәр үз, янып, яхшы уйныйлар. Кемнәребез бар иде бит. Кемнәр белән бергә яшәдек. Телевидение фондында шундый хезмәтнең булуы, санлашуы бик яхшы. Аны Җиңү бәйрәменең 45 еллыгына эшләгән булганнар. Җиңү бәйрәме ел да булып тора. Берничә елга бер күрсәтеп алганда һич тә артык түгел. Бәлки аны быел да Җиңү бәйрәме хөрмәтенә, бәлки Әхтәм Зариповның үзе хөрмәтенә күрсәткәннәрдер. Алай дисәң, Әхтәм Зариповның мондый әсәре телевидение фондында буа буарлык. Фондта гына да 30 дан артык киносы бар. Һәм алар соңгы арада татар халкы, бигрәк тә әби-аналар яратып карый торган чит ил сериалларыннан әдәп-әхлак, миллилек, тарихилык ягыннан күпкә кирәклерәк. Чит ил байларына кушылып елап утырганчы, әнә шул телевидение фондындагы әсәрләрдән үткәнебезне, гореф-гадәтне, телне өйрәнергә иде бит. Мин уйлыйм, бу язмаларны кайта-кайта күрсәтәчәкләр әле. Халкыбыз да нәкъ менә шундый, халыкның үзе кебек тапшыруларга сусады инде.

Юл аша чыгып, кулларымны сузып, туп-туры үзенә таба килүемне күргәч:

– Рәхмәт, рәхмәт, – диде. – Туган көнем белән котлыйсыңдыр бит.

– Әйе, әйе, – дигән булдым, алдашып. Югыйсә беләм: Әхтәм Зарипов – Туфан Миңнуллиннан нәкъ 40 көнгә алдан туган "щепкинчы". Шуңа күрә дә:

– "Щепкинчы"ларга сәлам, нихәл, Әхтәм абый? – дидем, чын күңелдән. Беләм, бу көннәрдә аның туган көне. Мин үзем туган көннәргә гомерем буе сак карадым. Килешми торган бер эш кебек тоела иде ул миңа. Юк, алай түгел икән бит. Коръәндә "Мәрьям" сүрәсенең унынчы аятендә: "Аның туган көненә, аның үлгән көненә, кабердән кубарыласы көненә дә Аллаһының рәхмәте, сәламе булсын", – диелгән.

Үзе дә сүземне элеп алды, "щепкинчы" булу әле ул щепкинча булу дигән сүз түгел, – ди.

– Анысы ничек була инде?

– Шул турыда мәкалә язып ятам әле, газеталардан укырсың, басабыз, дип әйттеләр, – ди.

Әйе, хәтерлим, режиссер, артист, щепкинчы Әхтәм Зариповның саллы мәкаләләр язып, җәмәгатьчелекне дер селкеткән мәкаләләрен яхшы хәтерлим. Өч ел элек газетабызда чыккан: "Мөшкеллек – мескенлектән" дигән күләмле язмасында "Яраклаша-яраклаша милләт бетеп бара түгелме?" дигән сорауга җавап эзли. Дәлилләре саллы, уен уйдырып сала. "Гамьсезлегебезне, булдыксызлыгыбызны, бетә баруыбызны Мәскәүгә генә сылтап, аннан гына күреп яшәсәк, билгеле, бетәчәкбез", – ди. Үзе бит бетмәү, милләт булып сакланып калу юлларын эзли. Татар язмышы аның хәтеренә язылып бара. Савыт тулган кебек тула-тула да ташып чыга. 2 ел элек Әхтәм абыйның "Шәһри Казан" газетасының 3 санында "Тәвәккәллик" дигән публицистик язмалары чыккан иде. Бик тә уйландырырлык, нәтиҗә чыгарырлык урыннар бар иде анда.

"...1956 елның сентябрендә Мәскәү театр студиясендә укуларыбыз башлангач, артистлык һөнәренә өйрәтәчәк остазыбыз Лидия Ивановна Дейкунны 23 татар баласы көтеп утырабыз. Әлегә аны беребезнең дә күргәне юк. Яшьлегендә Станиславскийда укыган, МХАТ артисты булган, диләр. Көтеп утырабыз утыруын, әмма ул һаман юк та юк. Нишләргә?.. 10-15 минут вакыт узуга, ап-ак чәчле юан әби ишекне ачып карый да: "Простите, пожалуйста", – дип тагын юкка чыга. Без һаман көтәбез. Инде таралышу турында сүзләр чыга башлагач, ишек ачыла да теге юан әбинең башы пәйда булып: "Простите, где же татары?" – ди. Без хор белән: "Здесь", – дибез.

Лидия Ивановна: "Как? Вы же совершенно нормальные ребята", – ди һәм соңлап булса да дәрес башлана".

Менә бу татарга мөнәсәбәт, һәм ул әле дә дәвам итә. Биш ел буена шундый педагоглардан дәрес ал да үз милләтеңне яратма, аның өчен тырышма һәм көрәшмә, имеш. Шуңа күрә дә "щепкинчылар" һәрвакыт көрәшче булды. Тарихны өйрәнделәр, тарихи ялгышларны төзәттерергә тырыштылар.

Әхтәм абый Зариповка үзгәртеп корулар чоры канат куйды. Һәр тармакка үз бәясен бирергә, әле бик күпләр уйларга да базмаган темаларга кагылырга, ачып күрсәтергә җай чыкты. "Нитратлы җырлар буламы?" дигән язмасы да бик туры әйтелгән. Хәер, Әхтәм абыйның үзе әйткәндәй, кемгә кирәк соң алар? Искә ала-ала сөйләшкән­нән соң өемә кайткач, мин аларның беришеләрен, үземдә булганнарын укып чыктым. Һәм бик рәхәтләнеп укыдым. Бу язмалар аның көрәш юлы. Киләчәктә аны безнең зыялыларыбыз, битараф, милләтсез, ялкау, ахмак булганнар дип берәү дә әйтә алмас. Күрегез әле сез аның "Белмәвеңне белмәү кем гаебе?" дигән язмасын. Мәктәпнең, укытуның астын өскә китерә. "Укыту системасына реформалар кирәк", – дигән чорлар күптән узды, ниһаять, реформа үзе кирәк", – ди. Ни кызганыч, реформа гына күренми. Ә мәктәпләребез ... авыз тутырып әйтәсем килми... Шуларны әзерләүче фабрика булып җитеште. Әхтәм Зариповның "Безгә нинди кино кирәк?" – дигән язмасын югарыдагы Татарстан мәдәнияте акчасын бүлеп утыручылар, татар киносы ясатабыз дип "Бибинур" фильмы төшертеп, 55 миллион акча түләмәгән булырлар иде. Нурания Җамали яһүд фильмы төшерә алмаган кебек килеп чыкты. Бәлки киресенчәдер, 5 миллион бирсәләр, Әхтәм Зарипов та, башкасы да төшерер иде. Әле ничек кенә?!

– Әхтәм абый, син шул шәп язмаларыңны җыеп, газетага керми калган өлешләрен өстәл китабы итеп чыгар, – дим.

– Акча юк, – ди.

– Сора!

– Бирсәләр, сценарийларым бик күп, шуларны чыгарыр идем, – ди.

– "Щепкинчы"ларның юбилей чылбырын сез башлап җибәрәсез, ниләр бар?

– Бер сценарий тәмамладым, бик шәп, чыгарга тиеш, бәлки берәрсе күреп алыр. "Наласа" авылы турында сәгатьтән артык фильм эшләдем.

– Акча күп бирделәрме?

– Бозау бирделәр, үгез. Менә печән китерергә тиешләр. Бәрәңгеләрнең төбенә өйдем, быел колорадо коңгызы юк. Күктә йөздек-йөздек тә, хыялландык-хыялландык та җиргә төштек. Хәер, болар бит, үгезе дә, коңгызы да – иҗади шәхеснең җан бәргәләнүе, нишләргә белмәгәннән тыпырчынуы. Болай аерылышасы килми иде. Үзем яратмаган сорауны бирдем:

– Сез бәхетлеме? – Соравымны көтеп торган диярсең, сөйләп китте. "Балалар бакчасында сабыйларны тезеп утырталар да баллы ботка каптыралар икән. Ике-өч балага тозлыны. Шуннан балаларның барысы да "баллы" ди. Тозлыны капкан бала да "баллы" ди. Иң ахырдан берсе "тозлы" ди. Ничек инде барысыныкы да баллы, аныкы гына тозлы. Тозлы кабып баллы дигән баланы да күзәтәләр, ул боргалана. Ләкин "баллы"ди. Гомер буена тозлыны тозлы, баллыны баллы дип яшәдем, – ди Әхтәм абый. – Алай яшәү рәхәт һәм бәхет. Нәтиҗәсе күз алдында: яшәү шартлары, тегесе, монысы, андыйларны яратмыйлар".

– Бәйрәм буламы?

– Әзһәр Хөсәенов дигән кеше бар бит әле. Көзгә кичәңне үткәрәбез, туган көн ясыйбыз, – ди. – Ул бик булдыклы, булдырыр да.

– Үгезне дә шунда суярсызмы икән?

– Анысы булмас, ул миңа бик кадерле, якын, үстерермен әле, бәлки сөйләшергә дә өйрәтермен.

Әйе, әнә шундый шаян, җор сүзле ул Әхтәм абый. Мин бу язмада аның мактаулы исемнәрен санап китмәдем. Башкалар кебек Әхтәм абыйның да дан-шөһрәтләре бар. Хәер, ул аларга әллә ни мохтаҗ да түгел.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»