поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗАКИРОВ РИФКАТЬ

(1938–2007)

Шагыйрь Рифкать Хәйдәр улы Закиров 1938 елның 16 июнендә Татарстанның Актаныш районы Усы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышында һәлак булганлыктан, Рифкатькә дөньяның бар ачысын бик яшьли татып үсәргә туры килә. Сигез яшеннән көтү көтә, аннан колхоз эшенә җигелә. Җәен эшләп, кышын укып, урта белем ала. Соңрак Ерак Көнчыгышта Совет Гаване шәһәрендә һөнәри мәктәптә (ФЗӨ) укып, төзүче белгечлегенә ия була. Туган якларына кайткач, Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап, туган авылында берничә ел механизатор булып эшли.

1959 елда язмыш борылмалары Р.Закировны Урал якларына илтеп ташлый. Ул Пермь өлкәсенең Гремячински шәһәрендә ун елга якын шахтада эшли, авариягә эләгеп, сәламәтлеген югалта һәм, туган якларына кабат кайтып, 1969–1971 елларда Актанышта чыга торган «Игенче даны» газетасында бүлек мөхәррире булып хезмәт итә. Өч елдан ул янәдән Гремячински шәһәрендә. Анда байтак еллар яшәп, 1983 елда, ниһаять, күңеле ашкынган Казанга килеп урнаша. Әүвәл Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, аннан соң «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли.

Ул, әдәби иҗатка омтылган күпләрнең биографияләренә хас булганча, мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый. Еллар узган саен аның күңеле шигърияткә ныграк тартыла: авыр физик эш арасында булса да иҗат итәргә, күңел тирбәлешләрен, уй-хисләрен шигырь юлларында теркәп барырга тырыша. Шул омтылышның бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары, «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналлары битләрендә аның лирик шигырьләре даими басыла килә, 1968 елда иллеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында, аннан соң зур бер шәлкеме «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла һәм, ниһаять, 1983 елда Татарстан китап нәшриятында «Шахтер моңы» исеме белән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. 1987 һәм 1993 елларда шагыйрьнең тагын ике җыентыгы укучылар кулына барып ирешә.

Рифкать Закиров – лирик шагыйрь. Аның традицион татар шигыре калыбында, еш кына аралаш рифмалар кулланып язган шигырьләре нечкә моң-сагыш белән өртелгән, арада күңел халәтенең зарлы мизгелләрен, төшенкелек мотивларын чагылдырганнары да аз түгел.

Ул 2007 елда вафат була. Туган авылы зиратына җирләнә.

Р.Закиров – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шахтер моңы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 72 б. – 4000 д.
Ай сөярмен, ел сөярмен: шигырьләр / кереш сүз авт. Н.Арсланов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 80 б. – 2300 д.
Йөрәк уты: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 174 б. – 5000 д.
Җан җылысы: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 351 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәшитов Ә. Шахтер егет моңнары // Соц. Татарстан. – 1984. – 28 февр.
Әхмәт Р. «Кеше күңелен мин үтәли күрәм…» // Казан утлары. – 1994. – № 9. – 177–179 б.
Садә Г. Сүндермәскә иде өмет утын! // Шәһри Казан. – 1998. – 5 июнь.
Гаташ Р. Авыл улы, шахтер, шагыйрь // Казан утлары. – 1998. – № 6. – 36–38 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»