|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ЗАКИРҖАНОВ ӘЛФӘТЗакирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы 1959 елның 7 октябрендә Мамадыш районы Югары Яке авылында туа. Башта үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Кече Кирмән сигезьеллык һәм Урта Кирмән урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1976 елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче-плотник буларак башлый. 1978—1983 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләре белән тирәнтен кызыксына. Институтны тәмамлагач, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1984—1987 елларда Уразбахты урта мәктәбендә директор Вазыйфаларын башкара. 1987 ^ны гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елны Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый. 1903 елда "Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
|
Иң күп укылган
|