поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЮЗИЕВ НИЛ

(1931–1996)

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Нил Гафур улы Юзиев 1931 елның 10 гыйнварында Башкортстан Республикасының Яңавыл районы Ямады авылында туа. Туган авылы мәктәбендә гомуми урта белем алганнан соң, 1948–1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, аспирантурада калдырылып, өч елдан (1958) «Муса Җәлил поэмалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1956–1960 елларда Н.Юзиев – Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясе хезмәткәре. Башта ул редакциянең тәнкыйть бүлеге мөдире, соңга таба җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1960 елда яшь галимне Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасына ассистент итеп эшкә чакыралар. 1962 елның көзеннән 1975 елга кадәр ул шунда доцент булып эшли. Шул чорда, әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дәвам итеп, «Татар совет поэзиясенең поэтикасы» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый һәм, 1974 елда аны яклап, әдәбият белгечлеге буенча филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1975–1985 елларда Н.Юзиев СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының (1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1986 елдан вафатына чаклы институтның Кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире булып эшли.

Н.Юзиевның әдәбият фәне һәм агымдагы әдәби процессның актуаль мәсьәләләренә багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче еллары башында күренә. Ул бигрәк тә поэзия турында яратып яза. М.Җәлил, Ә.Фәйзи, С.Хәким кебек күренекле шагыйрьләрнең иҗаттагы индивидуальлекләрен тикшерә һәм шуларга бәйләп әдәби осталык, поэзиянең аерым жанрлары хакында теоретик мәсьәләләрне күтәргән беренче хезмәтләре үк («Муса Җәлил поэмалары» монографиясе, 1960; «Тормыш поэзиясе» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы, 1961) аның галим һәм тәнкыйтьче буларак төп иҗат юнәлешен билгелиләр. Алтмышынчы еллар дәвамында поэзия өлкәсендәге тикшеренүләрен тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә барып, ул үзенең «Традицияләр яңарганда» (1966), «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» (1969) җыентыкларын бастырып чыгара. Бу хезмәтләрендә ул, совет чоры татар поэзиясенең үсеш юлын күрсәтү белән бергә, проза жанры торышына да игътибарын юнәлтә, Г.Бәширов, М.Әмир, Ф.Хөсни, А.Расих, Г.Ахунов романнарының сәнгатьчә үзенчәлекләре турындагы күзәтүләре белән уртаклаша, татар әдәбиятының кино, рәсем һәм театр сәнгатьләре белән үзара бәйләнешләрен тикшерә, җитмешенче елларда галимнең «Шигырь гармониясе» (1972), «Хәзерге татар поэтикасы» (1973) исемле җитди теоретик хезмәтләре дөнья күрә. Аларда тәнкыйтьче-галим совет чоры татар поэзиясе үткән озын һәм катлаулы юлны тулаем бер эзлекле процесс буларак тикшерә, аның үсеш закончалыкларын, тенденцияләрен ачыклык, агымдагы шул заман татар шигъриятенең мөһим мәсьәләләре яктылыгында традиция һәм новаторлык, шигъри форма һәм эчтәлек, әдәбият һәм башка сәнгать төрләренең үзара багланышлары, иҗат процессы, иҗат психологиясе, татар шигыренең төзелеше һәм тарихи эволюциясе кебек моңарчы татар әдәбият белемендә аз тикшерелгән проблемаларга игътибарын юнәлтә һәм алар турында кызыклы күзәтүләр, гомумиләштерүләр ясый. «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» китаплары өчен 1974 елда Н.Юзиев, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Н.Юзиев совет чоры татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән олы буын язучыларының һәм агымдагы әдәби процесста актив катнашучы әдипләрнең иҗат эшчәнлекләрен өйрәнү һәм гомумиләштерүдә дә нәтиҗәле эшли. «Әдәбият хәзинәләре» (1978) һәм «Шигърият дөньясы» (1981) исемле китапларында әдәбият галименең шушы өлкәдәге эшчәнлеге ачык чагыла. Аның М.Гафури, Һ.Такташ, Ф.Бурнаш, Х.Туфан, Ш.Маннур, С.Баттал, Ә.Давыдов, Г.Афзал, С.Сөләйманова, Ш.Галиев, Р.Харис кебек шагыйрьләр, Г.Кашшаф, М.Гайнуллин, Х.Госман, Г.Халит кебек әдәбият галимнәре турында төрле елларда язылган күпсанлы мәкаләләрендә, иҗат портретларында һәр язучының иҗат дөньясы, эстетик карашлары, сурәтле фикерләүдәге үзенчәлекләре тирән һәм дәлилле итеп анализлана. Әдәби әсәрне тикшерүдә, сурәтле фикерләүнең эчке механизмын өйрәнүдә тәнкыйтьче-галим, әдәбият фәненең традицион алымнарын актив файдалану белән бергә, яңа алымнарына да мөрәҗәгать итә. Әдәбият фәне методологиясен камилләштерү турында мәкаләләр белән чыгышлар ясый.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы җитәкчесе буларак, Н.Юзиев җитәкчелегендә татар әдәбияты тарихының алты томлыгы әзерләнә, классик әдипләрнең әсәрләре дөнья күрә. Әдәбият тарихына багышланган хезмәтләрдә ул үзе дә автор буларак катнаша, фәнни конференцияләрдә, язучылар корылтайларында докладлар белән чыгышлар ясый.

Н.Юзиев Татарстан Язучылар берлегенең һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив эш алып бара. Озак еллар «Казан утлары» журналының редколлегиясе әгъзасы булып тора. Н.Юзиев кырык еллык иҗат гомерендә фәнни хезмәтләре белән татар әдәбият белемен һәм тәнкыйтен үстерү өчен зур өлеш кертә. Ул – уннан артык китап һәм монография, йөздән артык мәкалә һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы. Н.Юзиевның татар әдәбият белеменә керткән җитди хезмәтләрен истә тотып, 1993 елда аны яңа оештырылган Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлыйлар, шулай ук аңа 1981 елда «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Галим 1996 елның 11 сентябрендә Казанда вафат була.

Н.Юзиев – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш поэзиясе: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 160 б. – 4000 д.
Традицияләр яңарганда: хәзерге татар поэзиясе турында этюдлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 172 б. – 4000 д.
Муса Җәлил поэмалары. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 135 б. – 2000 д.
Сәнгатьчә матурлык һәм осталык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 272 б. – 1500 д.
Шигырь гармониясе: татар шигыре поэтикасы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1972. – 220 б. – 500 д.
Хәзерге татар поэтикасы: поэзия теориясенә кереш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 351 б. – 2000 д.
Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 192 б. – 2000 д.
Шигърият дөньясы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 312 б. – 2000 д.
Татар шигыре: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 303 б. – 1000 д.

* * *
Мир поэта: о творчестве Х.Такташа, М.Джалиля, Х.Туфана, С.Хакима. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 190 с. – 3800 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафуанов С. Осталык мәсьәләсе // Сов. әдәбияты. – 1962. – № 4. – 132–135 б.
Галиуллин Т. Кыю адым // Соц. Татарстан. – 1967. – 29 март.
Хөсәенов Г. Матурлык дөньясына сәяхәт // Кызыл таң (Өфө). – 1969. – 17 сент.
Рамазанов Г. Шигърият дөньясына сәяхәт // Соц. Татарстан. – 1972. – 30 нояб.
Хисамов Н. Күңелдәге сурәт // Казан утлары. – 2001. – № 1. – 187–190 б.

* * *
Мурадымов Н. Широкий круг проблем // Сов. Татария. – 1980. – 20 июля.
Ахунзянов И. Профессия – литературный критик // Веч. Казань. – 1981. – 14 янв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»