|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЮЗИЕВ АЙДАРГарәп теле белгече, тәрҗемәче Айдар Нил улы Юзиев 1958 елның 7 июнендә Казанда туа, галим Нил Юзиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Гаиләдә хөкем сөргән иҗади мохит аның алдагы рухи омтылышларының да юнәлешен билгели. Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1975 елда Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә һәм 1980 елда аның гарәп бүлеген тәмамлый. Университеттан соң, 1981–1983 елларда, Совет Армиясенең Махсус контингент әзерләү үзәгендә тәрҗемәче (гарәп теле) булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, А.Юзеевның хезмәт юлы һәм гыйльми эшчәнлеге, нигездә, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге (1996 елдан – Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты ) белән бәйле, анда ул 2001 елга кадәр эшли. 1986–1989 елларда СССР Фәннәр академиясе Фәлсәфә институтының Шәрык секторында аспирантура тәмамлап, 1990 елда шунда «Шиһабетдин Мәрҗани карашлары һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага кандидатлык, 1998 елда «ХVIII–ХIХ гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый. |
Иң күп укылган
|