поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЮНЫС МИРГАЗИЯН

Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крәстиян гаиләсендә туа. Миргазиянның бала һәм үсмерчагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 июнендә, аның әтисе – Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый гүр иясе була. Шул елны авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, ары таба мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр булып, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында исә ул гаскәри хезмәткә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, аннары укчы-радист вазифасында бомбардировщиклар эскадрильясында хезмәт итә. 1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяларда элемтә бүлеге башлыгы вазифаларын башкара. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, гомуми урта белем ала.

1955 елда сәламәтлеге буенча очу эшеннән һәм гаскәри хезмәттән азат ителгәч, М.Юныс Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп (аны ул 1961 елда тәмамлый), Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый. 1957 елда кыска мөддәтле курсларны тәмамлагач, М.Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабына сәяси тәрбия эше буенча капитанның беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эшендә ул 1968 елга кадәр була. 1968 елдан Мәскәүдә СССР Диңгез флоты министрлыгында дүрт ел бүлек башлыгы, аннары биш елдан артык «Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977–1988 елларда ул янәдән әүвәлге хезмәтендә – Кара диңгез һәм Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. 1988 елдан М.Юныс – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Юныс – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу истәлекләр күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Әнә шулай 1964 елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде...» исемле Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образын тасвирлаган беренче хикәясе дөнья күрә. Аннан соң шул ук «Казан утлары»нда, балалар журналы «Ялкын»да, хатын-кызлар журналы «Азат хатын»да (хәзерге «Сөембикә») бер-бер артлы «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янар таулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла. 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» исеме белән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында» дигән романтик повесте аерым китап булып басылып чыга.

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче еллары М.Юнысның иҗат биографиясендә күләмле проза әсәрләре белән характерлы. Үз биографиясенә нигезләнеп язылган һәм диңгезче хезмәтенең романтикасын да, шул ук вакытта кешедән күп тырышлык, чыдамлык, ихтыяр көче сорый торган кырыс хакыйкатен дә бөтен профессиональ ваклыклары белән укучы күз алдына китереп бастырган «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша» повестьлары (соңыннан алар өчесе бергә «Дөнья гизү» трилогиясе исеме белән аталып йөри), Ватан сугышының драматик вакыйгаларына багышланган «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» кыйссасы (әсәрнең журнал вариантындагы исеме «Биектә калу»), авыл-шәһәр кешеләре арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне лирик-психологик планда сурәтләгән «Табу һәм югалту» повесте, «Вавилон елгалары – Шәрекъ», «Европа ат сагына», «Соңгы сулыш» исемнәрендәге өч китаптан торган «Юлда уйланулар» юлъязма-сәяхәтнамәсе – әнә шундыйлардан. Бу әсәрләр язучының хикәяләре, новеллалары, эссе-мәкаләләре белән бергә, татар әдәбиятының фикри офыкларын һәм географик чикләрен киңәйтеп, рухи хәзинәбезне моңарчы әдәби әсәрләребездә аз чагылган яки бөтенләй чагылыш тапмаган тормыш күренешләре, чит мәмләкәтләр, кыйтгалар мохите, гыйбрәтле кеше язмышлары, төрле милли холыктагы каһарманнар дөньясы белән баеталар.

М.Юныс, язучы-художник буларак, чынбарлык күренешләрен тарихи үзгәреш тенденцияләре җирлегенә куеп яза, вакыйга-хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тоталитар җәмгыять тудырган гаделсезлекләрне әхлакый-фәлсәфи күзлектән нечкәләп анализлаган гыйбрәтле әсәрләре белән XX йөз ахыры татар прозасына яңа сулыш өрә, аның тематик һәм интеллектуаль колачын киңәйтә, аны объектив хакыйкатькә нигезләнгән яңа сәнгати эчтәлек, тасвири чаралар белән баета.

Туксанынчы еллар башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән туган Татарстанына әйләнеп кайта һәм дистә еллап Әлмәт, Казан шәһәрләрендә яшәп иҗат итә. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли. Язучы – Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (1998). 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен М.Юныс Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2005 елдан әдип кабат Мәскәүгә китә.

М.Юныс –1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тимер фил: диңгезче язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 133 б. – 12000 д.
Занзибар зәңгәр болытлар артында: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 128 б. – 10000 д.
Тозлы җил: повесть / кереш сүз авт. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 184 б. – 11000 д.
Теләп алган давыл: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 184 б. – 10000 д.
Энҗе эзләүчеләр: повесть, хикәя, новеллалар һәм юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр.. 1979. – 174 б. – 13000 д.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 230 б. – 15000 д.
Дөнья гизү: трилогия / кереш сүз авт. Н.Фәттах. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 584 б. – 12500 д.
Юлда уйланулар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 416 б. – 15000 д.
Җиде могҗиза. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 47 б. – 5000 д.
Альбатрос язмышы: публицистика / кереш сүз авт. Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 384 б. – 3000 д.
Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 271 б. – 3000 д.
Дөнья гизү: трилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 575 б. – 3000 д.
Әсәрләр: 6 томда. – Казан: Рухият, 2003–2007.
1 т.: хикәя һәм новеллалар, юлъязмалар, повестьлар / кереш сүз авт. Р.Рахмани. – 583 б. – 3000 д.
2 т.: трилогия. – 584 б. – 3000 д.
3 т.: уйланулар. – 639 б. – 1000 д.
4 т.: роман, повесть, публицистика. – 647 б. – 1000 д.
5 т.: повестьлар, публицистика. – 583 б. – 1500 д.

* * *
Наука странствий: роман / пер. с татар. автора. – М.: Сов. писатель, 1986. –396 с. – 30000 экз.
Наука странствий: роман / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1997. – 383 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәһдиев М. Секстант белән йолдызлар үлчәргә // Казан утлары. – 1977. – № 5. – 148–152 б.
Сабирова-Хәйдәрова Л. Яшәү мәгънәсе // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 169–172 б.
Миңнуллин Ф. Биектә калу // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 328–331 б.
Хәлим А. Сагыну гамәле // Мәдәни җомга. – 1998. – 9 гыйнв.
Шәрәфиев Р. Сыкрап чыккан сырхау өн // Мәдәни җомга. – 1998. – 14 авг.
Даутов Р. Җиде диңгез кичкән әдип // Юлдаш. – 1998. – № 21 (нояб.).
Рахмани Р. Кыйблабызга тугрылык // Казан утлары. – 2002. – № 4. – 170–184 б.
Миңнуллин Т. Исергәп морягы // Татарстан яшьләре. – 2002. – 22 май.
Нәбиуллина И. Бәрәкәтле гомер юлы // Әлмәт таңнары. – 2002. – 23 май.
Хаҗиәхмәтов Т. Язучы да, сынчы да // Бөгелмә авазы. – 2002. – 25 май.
Әхмәтҗанов Р. Барган саен офык ерагая // Мәдәни җомга. – 2002. – 7 июнь.
Баттал Ф. Безнең урамда бәйрәм // Шәһри Казан. – 2002. – 7 июнь.
Галиев М. Еракка китеп кара // Татарстан яшьләре. – 2006. – 28 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»