Миргазиян Юныс (Миргазиян Закир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбенең алты классын тәмамлаганнан соң ике ел колхозда эшли. 1944 елның августында армиягә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, аннары укчы-радист сыйфатында бомбардировщикларда оча. 1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяларда элемтә начальнигы булып хезмәт итә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укып гомуми урта белем ала.
1955 елда сәламәтлеге начараю аркасында очу эшеннән азат ителгәч, демобилизацияләнә һәм М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп (аны ул 1961 елда тәмамлый), Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый. 1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, М. Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының политик тәрбия эше буенча беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эштә ул 1968 елга кадәр була. 1968—1977 елларда М. Юныс Мәскәүдә Бөтенсоюз диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында өлкән белгеч, СССР Диңгез флоты министрлыгында бүлек начальнигы һәм «Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977 елдан бирле ул яңадан әүвәлге хезмәтендә — Кара диңгез һәм Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. Ул—1952 елдан КПСС члены.
М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган «Безнең өй өянке астында иде...», «Тимер фил», «Кочегар», «Әти оҗмахка киткәч», «Ямәнгә сәяхәт», «Зәңгәр дөнья», «Янар таулар», «Диңгез чакыра» кебек беренче хикәя, очерклары һәм 1969 елда «Ялкын» журналында басылып чыккан романтик рухлы «Занзибар зәңгәр болытлар артында» исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмгыятьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Авторның шуннан соң язылган әсәрләре — «Тозлы җил» (1973), «Теләп алган давыл» (1975) повестьлары һәм «Энҗе эзләүчеләр» исемле җыентыгына тупланган хикәя, новеллалары, юл язмалары да укучылар тарафыннан җылы каршылана. Әдәби тәнкыйтьтә алар татар прозасын яңа тормыш материалы белән баеткан, аның тематик һәм фикер офыгын киңәйткән әсәрләр буларак бәяләнә.
М. Юнысның иҗат активлыгы һәм әдәби осталыгы үскәннән-үсә бара. 1979—1983 еллар арасында авторның «Казан утлары» журналында «Табу һәм югалту» (1979, № 7), «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (журналдагы исеме — «Биектә калу», 1981, № 3) исемле яңа повестьлары һәм «Юлда уйланулар» (1983, № 6) дигән күләмле сәяхәтнамәсе басылып чыкты. Болардан үзенең сәнгатьчә тәэсир көче, тормыш күренешләрен һәм геройларны тасвирлаудагы психологик тирәнлеге ягыннан «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте аеруча игътибарга лаеклы. Әсәрдә Ватан сугышының соңгы көннәрендә фронтта һәм тылда барган вакыйгалар үзәккә алына һәм фашизмны җиңү тантанасына алып килгән гади совет кешеләренең авыр сынауларда, фаҗигале хәлләрдә дә сынмас рухи батырлыгы, әхлакый сафлыгы һәм тормышка, яшәүгә булган оптимистик мөнәсәбәте, ышанычы тормышчан детальләрдә гәүдәләнә. М. Юныс, язучы-художник буларак, темаларның колачы, чынбарлыкны заманның олы проблемалары, тарихи тенденцияләре җирлегенә куеп яктыртырга омтылуы, вакыйга-хәлләрне, кеше характерларын ачуда, тормыш конфликтларын чишүдә психологик, әхлакый-фәлсәфи анализга киң урын бирүе белән бүгенге татар прозасында үзенчәлекле урын тота. М. Юныс— 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Тимер фил: Диңгезче язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—133 б. 12 000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1969, № 11, 173 б.
Занзибар зәңгәр болытлар артында: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—128 б. 10 000. Рец.: Яруллин Ф.—Татарстан яшьләре, 1971, 1 апр.
Тозлы җил: Повесть/Г. Бәширов кереш сүзе белән.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—184 б. 11000. Р е ц.: Г а н и е в а Ф. Тормыш фәлсәфәсенә тугрылык.— Татарстан яшьләре, 1975, 27 сент.; Минский Г. Таләпчәнлек турында.—Соц. Татарстан, 1975, 7 дек.; Шаяхметов Ш.— Казан утлары, 1975, № 3, 182-184 6.
Теләп алган давыл: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 184 б. 10 000. Рец.: Вәлиев М. Бер язучының ике повесте.—Кит.: Вәлиев М. Табарга һәм югалтмаска: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1982, 97— 104 б. М. Юнысның «Теләп алган давыл» һәм «Табу һәм югалту» повестьлары турында; Вәлиев М. Кеше давылга бара.—Соц. Татарстан, 1978, 14 апр.
Энҗе эзләүчеләр: Повесть, хикәя, новеллалар һәм юл язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—174 б. 13 000. Рец.: Мостафин Р. Табышлар һәм югалтулар.— Казан утлары 1980, № 9, 162—164 б.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 230 б. 15 000.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Айдар Хәлим. Сагыну гамәле (Миргазиян Юныс иҗаты турында)
Ләйсән Кәшфиева. Шәрык фәлсәфәчеләренә тиң
Мәһдиев М. Секстант белән йолдызлар үлчәргә: М. Юныска 50 яшь— Казан утлары, 1977, № 5, 148—152 б. Хөсни Ф. Сагыну лирикасы: Бер монолог.—Соц. Татарстан, 1979, 2 сент. «Табу һәм югалту» әсәре турында. Вәлиев М. Сагыну гынамы?—Соц. Татарстан, 1979, 10 окт. Шул ук әсәр турында . Мустафин Р. Свежий ветер романтики: К 50-летию М. Юнуса.— Комсомолец Татарии, 1977, 12 июня.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)