|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ЙОЛДЫЗ
Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетта укуын тәмамлап чыккач, бер ел «Ялкын» журналында, аннары бер ел Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли.
Йолдыз – әдәби иҗатын тулысынча балалар дөньясына багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар арасында үткәрелгән «Ел китабы – 94» бәйгесендә икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз – балалар күңеленә хуш килгән биш китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Моңа бай фантазиясе дә ярдәм итә. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була, 2004 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. Аның күп кенә шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, хрестоматияләргә кертелә, балалар язучыларының күмәк җыентыкларында урын ала.
Йолдыз – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Антенналы бәрәңге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 63 б. – 10000 д.
Зоопарк – әлифба: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1997. – 32 б. – 15000 д.
Шигырьле чәй: шигырьләр, әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 64 б. – 3000 д.
Колаклы коймаклар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 64 б. – 5000 д.
Җавапсыз сорау: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 64 б. – 5000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Галиев Ш. Ана күңеле шигырьдә // Сабантуй. – 1996. – 14 авг.
Миңнуллин Р. Йолдыз // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 342–343 б.
Солтан И. Йолдызлы авыл // Шәһри Казан. – 2000. – 31 март.
Абдуллина А. «Хыялый» галәм йолдызы // Шәһри Казан. – 2004. – 2 июль.
Хәлиуллин И. Канатлы дөнья // И.Хәлиуллин. Яңа Тинчәле таңы. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 170–175 б.
* * *
Саниева С. «Я – в своей тарелке!» // Респ. Татарстан. – 2002. – 8 марта.
|
|