|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ЯСӘВИ ӘХМӘТТөрки телдәге суфичылык поэзиясенең иң элгәрге вәкилләреннән берсе булып ислам динен таратучы шәех Әхмәд Ясәви (1166 елда вафат) санала. Аның тормышы турында күп легендалар чыгарылган, әмма ышанычлы мәгълүматлар бик аз. Шунысы билгеле, ул XII гасыр башында Яссы шәһәрендә (хәзерге Төркестан тимер юл станциясе) рухани шәех Ибраһим гаиләсендә туган. Ул бик иртә әтисез калган һәм башка бер шәех тәрбиясендә үскән. Бохара мәдрәсәсендә белем алып, дини җитәкчесе үлгәннән соң, аның урынына калган. Соңыннан, мистик шагыйрь булып җитешкәч, туган иленә кайтып, анда дини вәгазьләр сөйләгән, үз тирәсенә шәкертләр туплаган. Алар исә остазларының данын халыкка таратканнар. Аның турында: «Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәт булса, Төркестанда Хуҗа Әхмәд бар»,— дигәннәр. Үзе исән чагында ук ул «изге» исемен алган. Аңа баш ияргә Урта Азиянең барлык почмакларыннан килгәннәр. Соңыннан аның кабере хаҗ урынына әверелгән. |
Иң күп укылган
|