(1938-2011)
Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналла-рында басылалар. Ниһаять, 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин торхмышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
Җитмешенче еллар башында Ф. Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Ф. Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
Ф. Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
Соңгы елларда Ф. Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына (1982) тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек союзкүләм журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф. Яруллинга 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Ф. Яруллин— 1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Мин тормышка гашыйк: (Шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1964.—48 б. 10 000.
Май төне: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—62 б. 7000. Рец.: Сәйфетдинов Ә. Адым.— Татарстан яшьләре, 1967, 21 сент.
Бакчалар бәскә төренә: (Шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1967.— 63 б. 7 500.
Минем елмаю: (Шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1968.—54 б. 10 000. Рец.: Зөлфәт.— Казан утлары, 1969, № 2, 184—185 б.
Ачсаң күңел тәрәзәләрен: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—63 6. 8000. Рец.: Сәйфетдинов Г.—Татарстан яшьләре, 1970, 24 февр.
Гел ашыгам: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—88 б. 4000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1971, № 4, 174 б.
Алмалар пешкән чакта: (Шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1971.—32 б.9 ил. 6000.
Җилкәннәр җилдә сынала: Повесть. Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр. 1973.—211 б. 15 000. Рец.: Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе.—Кит.: Миңнуллин Ф. Якты юллар: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 76—127 б. 79—82 битләрдә Ф. Яруллин повесте турында; Камалов Б. Егылмас җилкән.—Соц. Татарстан, 1972, 2 апр.; Галиев М. Җилкәннәр бирешмәс әле.—Казан утлары, 1974, № 4, 182—184 б.
Аерылмас дустым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—192 б. 4500. Рец.: Гатауллин Р. Шагыйрь белән сөйләшәм.— Татарстан яшьләре, 1976, 17 янв.
Яшел утрау хуҗалары: Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр. 1976.—99 б. 9000.
Сулыш: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—128 б. 5000. Рец.: Гыйззәтуллин Р. Туган җир җыры.— Соц. Татарстан, 1978, 24 сент.
Язмышлар язылганда: Повесть.—Казан: Таткитнәшр. 1979.—80 б. 15 000. Рец.: Хәкимуллина X. Яңа язмышлар ачылганда.—Казан утлары, 1980, № 7, 172—174 б.
Танышлар арасында: Шигырьләр. (М. Шабаевның кереш сүзе.—Казанз Таткитнәшр., 1980.-238 б. 9000. Рец.: Дәрзаманов Җ. Тормышка мәдхия.— Казан утлары, 1981 № 3, 161—162 б.
һәркемнең үз сукмагы: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982,—188 бит, 15 000. Рец.: Вәлиев Мансур. Табигыйлек, тирәнлек.—Соц. Татарстан 1983, 23 март.
Табыну: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—112 б. 3700.
Упругие паруса: Повесть/Пер.: Е. Н. Имбовиц.— Казань: Таткнигоиздат, Р е ц.: Камалов Р. Компас надежды.— Сов. Татария, 1978, 26 ноября.
Хочу автомобиль: Комедия в 2-х д. (Пер. В. Гольфельд. Отв. ред. А. Аң. токольский) — М.: ВААП, 1975.—55 л. 100.
Первая борозда: Повесть и рассказы/Авториз. пер. с татар. Е. Имбовиц,—. М.: Сов. Россия, 1981.—142 с. 100 000.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Сәвия Хәкимова. Язучы һәм шәхес
Айдар Хәлим. Яңа «Мин кайтырмын сезгә яңадан...» (Фәнис Яруллин иҗаты һәм тормышыннан берничә сәхифә)
Флүн Мусин. Тормыш һәм иҗат батырлыгы
Зөлфәт. Минем елмаю
Газинур Морат. "Без хаклыкны исбатларга тиеш"
Ибраһим Нуруллин. Кайту
Рәфикъ ЮНЫС. Кыйгак-кыйгак... җан кычкыра
Нурфия Гафиятуллина. Сюрреализмда шәхес фаҗигасе: Ф.Яруллин