|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЯРМИ ХӘМИТ
(1904-1981)
Фольклорчы галим Хәмит Ярми (Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов) 1904 елның 5 маенда Төмән шәһәре янындагы Казар исемле кечкенә генә татар авылында мулла гаиләсендә туа. 1920 елга кадәр туган авылында яшәп һәм укып, 1923 елдан хезмәт юлын башлый: партиянең Төмән губерна комитеты органы «Юксыллар чаткысы» газетасында техник секретарь, Төмән шәһәр татар китапханәсендә мөдир, җидееллык мәктәптә укытучы, аннары, комсомол путевкасы белән авылга китеп, 1925—1928 елларда уку йорты мөдире һәм райкомда инструктор булып эшли. 1929 елның ахырында аны Халык мәгарифенең Төмән округы бүлегенә инструктор итеп билгелиләр, аннан ул бер ел җидееллык мәктәптә укыту бүлеге мөдире була һәм Төмән медицина техникумының татар бүлегендә тел, әдәбият укыта. 1930 елда X. Ярми КПСС сафларына член итеп алына.
1930—1934 елларда X. Ярми Казан педагогия институтында һәм, аны тәмамлагач, институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1934 елның апреленнән 1939 елның ахырына кадәр X. Ярми «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә — культура бүлеге мөдире, Татарстан Язучылар союзы идарәсендә—җаваплы секретарь һәм соңгы өч елында Татарстан китап нәшриятының марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү бүлегендә тәрҗемәче һәм редактор вазифаларын үти.
1939 елда Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты (хәзерге СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты) ачылгач, X. Ярми үзенең бөтен хезмәт юлын һәм гыйльми эшчәнлеген шушы институт белән бәйли: анда татар фольклорын тикшерү буенча өлкән фәнни хезмәткәр (1939—1942, 1944— 1961), институт директоры (1942—1944) һәм фольклор секторының җитәкчесе (1961—1971) булып эшли.
Хәмит Ярминең кырык елдан артык дәвам иткән иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше — татар фольклорын җыю-барлау, системага салу, тарихи яктан аның төрләрен һәм жанрларын өйрәнү, идея-эстетик кыйммәтләрен ачу белән бәйле. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы чорда ул татар авыз иҗатын җыю буенча оештырылган күп экспедицияләргә җитәкчелек итә, уннарча өлкәләрдә, йөзләрчә авылларда булып, татар халкының борынгы һәм хәзерге заман фольклоры үрнәкләрен туплауда һәм бу җыелган хәзинәнең иң кыйммәтле өлешен фәнни аңлатма-искәрмәләр, кереш сүзләр белән бастырып чыгаруда якыннан катнаша («Халык иҗаты», 1938; «Татар халык иҗаты», 1951; «Татар халык әкиятләре», I том, 1946; II том, 1956; «Бәетләр», 1960).
X. Ярми — татар халык иҗатын тарихи һәм теоретик яктан өйрәнүгә багышланган илледән артык фәнни хезмәт һәм мәкалә авторы. Шулар арасында «Татар халкының поэтик иҗаты» (1967) дигән күләмле монография үзенә аерым урын тота. Кайбер җитди кимчелекләре булуына карамастан, бу монография авторның гына түгел, гомумән шул чорга кадәрге татар фольклор белеменең теоретик казанышларын үзендә чагылдырган һәм гомумиләштергән хезмәт итеп бәяләнергә хаклы. Шушы хезмәте нигезендә X. Ярми 1969 елда Алма-Ата шәһәрендә докторлык диссертациясе яклады һәм филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек булды. (Филология фәннәре кандидаты дигән исемне ул 1948 елда ала.)
Хәмит Ярми татар мәктәпләре өчен илленче елларда чыккан әдәбият дә-реслекләренең фольклорга караган бүлекләрен язучы, мәктәп программалары төзүдә актив катнашты. Шулай ук ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә озак еллар 1949—1957) татар фольклоры буенча лекцияләр укыды. Татар фольклорын өйрәнү һәм бу өлкәдә фәнни кадрлар хәзерләү буенча алып барган күпьеллык хезмәтләре өчен 1964 елда аңа Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул шулай ук «Почет Билгесе» 1957) ордены һәм берничә медаль белән дә бүләкләнде.
X. Ярми 1981 елның 30 октябрендә вафат булды. Ул 1957 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|