поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЯНСУАР ЛУИЗА

Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченәләр. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.

Луиза 1998 елда Янсуар урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 2003 елда университетны тәмамлый һәм 2003–2006 елларда Р.Ганиева җитәкчелегендә аспирантурада укый. 2007 елда Казан дәүләт университетында «XX йөз татар әдәбиятында «кораб» (көймә) образ-символы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Беренче шигырьләре район газетасы «Алга»да, «Ялкын» журналында, «Сабантуй» газетасында дөнья күрә.

Л.Янсуарның «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигъри җыентыгы 1998 елда дөнья күрә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршы алына.

2002 елда «Мәгариф» нәшриятында «Мин күкләргә кайтам» дигән исем астында шагыйрәнең икенче шигырь китабы басылып чыга. 2005 елда – «Болан кызы», 2007 елда «Без өргән учак» җыентыклары дөнья күрә.

Шигырьләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Туганайлар» кебек газеталарда, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә.

Шигырьләре рус теленә Л.Газизова, А.Гайсина тарафыннан тәрҗемә ителә.

Шагыйрә С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).

Л.Янсуар – Татарстан Язучылар берлегендә татар әдәбияты буенча әдәби консультант вазифасында, шулай ук «Яшь Язучылар клубы» җитәкчесе.

Л.Янсуар – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күзен ача умырзая: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 1998. – 84 б. – 500 д.
Мин күкләргә кайтам: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләм. – Казан: Мәгариф, 2002. – 127 б. – 600 д.
Болан кызы: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 159 б. – 1000 д.
Без җан өргән учак: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2007. – 104 б. – 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаташ Р. Унсигез яшендә мәхәббәтле китап // Шәһри Казан. –1999. – 13 авг.
Хәлим А. Күзен ача умырзая // Ватаным Татарстан. – 2000. – № 204–205.
Аймәт Р. Күкләргә кайтып барыш... // Шәһри Казан. – 2002. – № 119–120.
Гаташ Р. Ике яздан – матур китап // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка. – Казан: Мәгариф, 2003. – 153–154 б.
Мансуров З. Фәрештә илһам иңдерсә… // Мәдәни җомга. – 2003. – 21 нояб.
Вәлиулла И. Күкләргә баккан болан кызы // И.Вәлиулла. Һәр шагыйрь – бер дәрья... – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 190–199 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»