поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЯНСУАР ЛУИЗА

Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченәләр. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза. Луиза 1998 елда Янсуар урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 2003 елда университетны тәмамлый һәм 2003-2006 елларда Р.Ганиева җитәкчелегендә аспирантурада укый. 2007 елда Казан дәүләт университетында «XX йөз татар әдәбиятында «кораб» (көймә) образ-символы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Беренче шигырьләре район газетасы «Алга»да, «Ялкын» журналында, «Сабантуй» газетасында дөнья күрә. Л.Янсуарның «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигъри җыентыгы 1998 елда дөнья күрә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы каршы алына. 2002 елда «Мәгариф» нәшриятында «Мин күкләргә кайтам» дигән исем астында шагыйрәнең икенче шигырь китабы басылып чыга. 2005 елда — «Болан кызы», 2007 елда «Без өргән учак» җыентыклары дөнья күрә. Шигырьләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Туганайлар» кебек газеталарда, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. Шигырьләре рус теленә Л.Газизова, А.Гайсина тарафыннан тәрҗемә ителә. Шагыйрә С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2008). Л.Янсуар — Татарстан Язучылар берлегендә татар әдәбияты буенча әдәби консультант вазифасында, шулай ук «Яшь Язучылар клубы» җитәкчесе. Л.Янсуар — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күзен ача умырзая: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 1998. — 84 б. — 500 д.
Мин күкләргә кайтам: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләм. — Казан: Мәгариф, 2002. — 127 б. — 600 д.
Болан кызы: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 159 б. — 1000 д.
Без җан өргән учак: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 2007. — 104 б. — 500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаташ Р. Унсигез яшендә мәхәббәтле китап // Шәһри Казан. —1999. — 13 авг.
Хәлим А. Күзен ача умырзая // Ватаным Татарстан. — 2000. — № 204-205.
Аймәт Р. Күкләргә кайтып барыш... // Шәһри Казан. — 2002. — № 119-120.
Гаташ Р. Ике яздан — матур китап //
Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка. — Казан: Мәгариф, 2003. — 153-154 б.
Мансуров 3. Фәрештә илһам иңдерсә... //Мәдәни җомга. — 2003. — 21 нояб.
Вәлиулла И. Күкләргә баккан болан кызы //
И.Вәлиулла, һәр шагыйрь — бер дәрья... — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 190-199 б.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

ЙОЛДЫЗ БӘХЕТЕ

Өн
Кар астыннан дәшә үләннәр:
—Язга еракмы?
Язга еракмы?

Учта эри энҗе-бөртекләр:
—Без тик кунакмы?
Без тик кунакмы?

Ә җил—илче, хәбәр китереп,
Кагыла иңнәргә,
Кагыла иңнәргә:

—Йөгең сал да, адәм, бәхилләш,
Вакыт китәргә,
Вакыт китәргә.

Ни калыр соң мәңге җуелмый—
Җилме, туфракмы?
Җилме, туфракмы?

...Күкне ярып кайта таныш өн:
—Җиргә еракмы?
Җиргә еракмы?..

***
Мәхәббәттә генә тигез җаннар.
Кануннар юк монда һәм юк чикләр.
Мин, гасырлар аша урап кайтып,
Җанның нечкә кылларына чиртәм.

...Чүлләр кичәм,
Айкыйм диңгезләрне.
Үләннәргә кушылып җырым сузам.
Мин, Галәмнең күзләренә багып,
Иң-иң серле юллар аша узам...

Кануннар юк монда.
һәм юк чикләр.
Без—дәвамы изге Хәтер-җепнең.
Бар хакыйкать шунда яшеренгән:
Мәхәббәт ул—җаны Мәңгелекнең!

* * *
Җил сүтә дә, үрә толымнарым,
Җил чуалтып китә хисләрем...
Мин бу юлга сине эзләп чыктым,
Нинди генә үрләр кичмәдем.

Җан җылыңны тойдым һәр туфракта,
Кошлар авазында—өнеңне.
Синең сурәтеңә әверелеп,
Җилфердәде учак һәр төнне.

Юлда... моңнарыңнан сихерләнгән
Гөлләр кинәт телгә килделәр...
Дөнья буйлап сине эзләп киләм,
һәр тарафта—тик син, син генә!

Мин, ахры, югалтмадым сине,
Мин, ахры, таптым үземне. .
..Җил сүтә дә, үрә толымнарым.
Камаштыра Кояш күземне...

Озату

Арабызда карурманмы калка,
Җәеләме дәрья сулары?
Сихерләнгән чиктән үтә алмый,
Басып калам, сузып кулларым.

Качмыйм инде язмыш юравыннан,—
Безнең Бәхет—яра, моң ла ул!
...Минем җанда—яфрак яңгырлары,
Тамчыларның серле чыңлавы...

Җәйме, Кышмы иңгән арабызга?!—
Шәфәкъләр Моң булып кабына.
...Сихерләнгән чикләр аша үтә,
Үз сукмагын табып, җан гына...

Моңаю

Акбүз атым суга сусагандыр,
Алып төшәм төнге елгага. .
..Ай тибрәнә дулкын өсләрендә,
Сулар шундый моңсу—тын ага.

Басмалардан гына иеләм дә,
Аккан суга түгәм бар моңым.
Ләйсән тамчылары булып иңсен
Йөрәгенә аның сагынуым.

Җырым саклап йөртсен еракларда,
Кайтсын ярым данга күмелеп.
Яулык болгап каршы йөгерермен,
Чулпыларым чыңлар сер түгеп...

Татлы уйларымнан айнып китәм,
Карашымны дулкын кисә дә...
Атым мөлдерәп бага күзләремә,
Кешнәвеннән таллар сискәнә.

Ялларына җил сарылып уйный...
Без икебез—моңлы җаннар ла.
...Акбүз атта очам хыялыма
Алсуланып аткан таңнарда...

* * *
Ә Үткәннәр җанга кире кайта,—
Күтәрелә, кага дулкыны.
Кай мизгелдә атлап чыккан идек,
Үзебез дә сизми, упкынны?

Бәхет өчен өзелергә торган!—
Шулкадәр күпмени түләсе?!
Үләннәрнең чыклы яше белән
Үлчәгәндер Язмыш, күрәсең...

Аһ! Киләчәк Язлар дөрләп яна—
Сөю сукмаклары ут кына...
Кай мизгелдә җиңеп-җиңелдек соң,
Нинди корбан сорый упкыннар?!

* * *
Какты җанга,
Түгелмичә калды,
Өзелердәй булды сулышым...
Күкрәгемне айкап,
Ярала Моң,
Тере дулкын төсле тулышып.

Таң чыгыдай
Куна керфекләргә,—
Өзелә алмый күпме сулкылдар?!
Күкрәгемә
Учым куеп түзәм...
Дөрләп торган ут күк дулкыннар.

Янартаулар
Бер бушана4ласа,
Ярларыннан ташый бар сулар.
...Күкрәгемне ярып,
Күккә аша
Җырга әверелгән ярсулар...

Йолдыз бәхете

Йолдыз бии учта
Елап-көлеп,
Әллә бәхеттәнме исереп?
Гашыйк җанын кайнар учка салгач,
Бер мизгелдә мең хис кичереп.

Ничә гасыр кичкән
Серле җанның
Балкышыннан кабынып Төн яна.
Ул, тетрәнеп, аваз сала кинәт
Кешеләргә, Җиргә, Дөньяга:

"Җирдәгеләр
Бу бәхеткә ничек
Түзә ала икән, өзелми?!
Бәгырьләрне көйдерер наз, хыял
Биектәрәк ник соң сизелми?.."

Тик ул белми әле
Мизгел өчен
Җирдә ничек кыйммәт гүләсен,—
Яшәү тылсымнарын бүләк иткән
Шул учларга ятып сүнәсен...

* * *
"Син Күкләрне колачладың. Инде
Җиреңә кайт,—диләр,— яңадан".
Гүя белми алар, нинди моңнар
Саркыганын шигъри ярадан.

Мин тамырым белән Җирне кочам,
Җаным белән иңлим Күкләрне.
Бер мизгелдә тоям йөрәк аша
Еллар, чорлар шаулап үткәнне.

Гамь һәм сагыш иңсә, туфрак ярып,
Серле аваз дәшә офыктан.
Яралганмын әллә Мәңгелекнең
Күкрәгендә шыткан орлыктан?

Ул офыклар әле туганчы ук
Сихер өргән, ахры, җаныма.
Иңнәремә куйган ике канат,
Нурын сипкән Хыял таҗыма.

Җир дә, Күк тә үз бишегем минем!
Меңнәр әле миндәй ымсыныр.
...Ә җан барыбер Күкләр аша кайта
Тояр өчен Яшәү тылсымын...

Кайгы
Перед этим горем гнутся горы...
А. Ахматова
Кайнар канның җирдә ачы яшькә
Кушылмаган көне сирәктер...
3. Мансуре»
1
Нинди зарлы хәбәр илтә
Төнге җилләр, дымлы җилләр?
"Ят илләрдә афәт бар бит,
Уяу бул син бүген..."—диләр.


Уяулыкны безнең канга
Язмыш үзе учлап салган,—
Күпме яулар кичкән баштан,
Күпме эзләр җанда калган.

Ник гел зарлы хәбәр илтә
Ятим җилләр, үксез җилләр?
"Дөньяларда афәт бар бит,
Гамьсез булма бүген!"—диләр.

2
Ә анда—гомерләр өзелә...
Ә анда—шундый ук саф Күкләр!
Ә анда—сабыйлар яшь түгә,—
Шул өнне тоеп, җан, җан күкрәр.

Ә анда нәфрәт бар, өмет бар,—
Барын да сыйдыра Җир җаны.
...Ник бүген һәлакәт көткәндәй
Каршылый соң йөрәк һәр таңны?!

3
Бу кайгыдан таулар бөгелерме?—
Кан-яшь тәме—чишмә суларында.
Җил, кагылып, нинди көй уятыр
Тетрәп торган күңел кылларында?

Ат уйнаган далам туфрагында,
Сөякләрне ярып, гөлләр үскән.
Дөнья күзен сөрем каплаганда,
Терелер күк җаннар—җиргә күчкән.

Бу кайгыдан таулар бөгелсә дә,
Җан кыйбласын җуймас, айлы күген.
Бабаларның каны күкрәгемдә
Әрнү өне булып кайный бүген!..

* * *
Күгемдә йолдызлар энҗедәй яшь кояр...
Җандагы гамьнәрне
Бары Көз, Көз тояр.

Офыклар тын гына ал шәлен ябыныр...
Өметләр Моң булып,
Җыр булып кабыныр.

Дулкынга сал салам—гөлләрдән үрелгән.
"Син" диеп, таңнарда
Кояшка үреләм.

Утлары көйдерә әрнүле бәхетнең.
Күкләрем түгел лә,
Син—җанга тәхетем.

Биектә йолдызлар юксынып яшь кояр...
Көзләрнең сагышын
Бары Яз,
Яз тояр...
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»