поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЯХИН АЛЬБЕРТ

Язучы, әдәбият галиме-педагог һәм журналист Альберт Гатуф улы Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча районы үзәге Арча эшчеләр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1949 елда –Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Татарстанның Азнакай районы Тымытык урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлап берничә ел үткәннән соң (1964), «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1959–1975 елларда А.Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы секретаре һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975 елның сентябреннән 1981 елның февраленә кадәр Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. 1981 елдан ул – шул ук кафедраның өлкән укытучысы, 1984 елдан – татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы доценты.

А.Яхин – әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Аспирантурада укыган елларында ул үзенең төп иҗади игътибарын әдәбият тарихын өйрәнүгә юнәлтә: күренекле язучы һәм Гражданнар сугышы каһарманы, утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында нахактан корбан булган Шамил Усмановның фаҗигале тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби иҗат эшчәнлеге турында бай тарихи материал туплап, соңыннан шулар нигезендә ике әдәби-тикшеренү китабын һәм әдип-драматург Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. Бу драма 1967 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, озак еллар анда уңыш белән бара һәм шул чор театр тәнкыйтендә әйбәт спектакльләрнең берсе буларак бәяләнә.

Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап А.Яхин аеруча юмор-сатира жанрында актив иҗат итә. Республика көндәлек матбугатында, бигрәк тә «Чаян» журналы битләрендә, «Көлке куа килә», «Күңелле сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда, Башкортстанның «Сәнәк», үзәк матбугат басмаларыннан «Крокодил» журналларында аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә тәрҗемә ителә («Полный порядок» җыентыгы, 1978). А.Яхин уйлап тапкан рәсем темаларына йөзләгән карикатуралар ясала. Темаларының берсе – «Крокодил» журналы игълан иткән конкурста, берсе Бөтендөнья сатирик рәсемнәр күргәзмәсендә (рәссамы – Лотфулла Насыйров) беренче урыннарны яулый. Соңгысы күргәзмәнең рәсми эмблемасы итеп тә тәкъдир ителә.

А.Яхинның сатирик хикәяләре үз заманының реаль тормыш материалына корылган һәм сюжет-композиция ягыннан җыйнак, тыгыз эчтәлекле булулары белән аерылып торалар.

А.Яхинның гыйльми-тикшеренү хезмәтләре дә әдәбиятның юмор-сатира жанры белән тыгыз бәйле. Аның М.Бакиров һәм М.Мәһдиевләр белән соавторлыкта язылган «Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәзәкләр, бәетләр» (1979), «Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәкаль, табышмак, җырлар» (1982) һәм рус телендә «Система татарского фольклора» исемле монографик хезмәтләре (1984) бай фактик материалы, үзенчәлекле тикшеренү методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар халык авыз иҗатын өйрәнүдә яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән әһәмиятле. «Система татарского фольклора» китабының эчтәлеге, автор рөхсәте белән, Мәскәү университетында күп еллар буена студент-филологларга махсус курс итеп укытыла.

Соңгы елларда А.Яхин мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язу белән актив шөгыльләнә. Ул – бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфкача татар әдәбиятыннан җиде дәреслек китабы һәм укытучылар өчен җиде методик кулланма авторы. Аның башлангыч сыйныфлар өчен дә дәреслек һәм кулланма китаплары бар. Бу өлкәдәге казанышлары өчен ул Татарстан Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясенә лаек була.

1973 елдан язучы «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

А.Яхин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шамил Усманов драматургиясе. – Казан: Татар. дәүл. музее басмасы, 1969. – 29 б. – 300 д.
Шамил Усманов (1898–1937): докум. очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 40 б. – 5000 д.
Әйттем исә кайттым: сатирик хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 192 б. – 12000 д.
Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәзәкләр, бәетләр / соавт. М.Бакиров. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1979. – 198 б. – 500 д.
Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: мәкаль, табышмак, җырлар / соавт. М.Мәһдиев. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982. –112 б. – 600 д.
Әдәбият дәресләре: дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2003. – 160 б. – 3000 д.

* * *
Полный порядок: рассказы / пер. с татар. С.Оффенгендена. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 96 с. – 50000 экз.
Система татарского фольклора. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 200 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Госманов М. Татар фольклористикасының яңа казанышы // Казан утлары. – 1985. – № 7. – 175–178 б.
Гыйззәтуллин Н. Тимер – сандалда чыныга // Шәһри Казан. – 2001. – 9 нояб.
Миңнуллин Т. Ике икең дүрт була // Татарстан яшьләре. – 2001. – 10 нояб.
Заһидуллина Д. Заманнан алда // Ватаным Татарстан. – 2001. – 10 нояб.
Хәсәнова А. Гадәттән тыш үзсүзле галим // Мәдәни җомга. – 2001. – 16 нояб.
Кәримов К. Икенче юл // Казан утлары. – 2001. – № 11. – 147–149 б.
Шәрипова Й. Таяну ноктасы // Сабантуй. – 2001. – 10 нояб.
Гыйсметдин Д. Холык // Татарстан яшьләре. – 2001. – 1 дек.
Яхин А. Мин ничек дәреслекләр авторы булдым // Мәгърифәт. – 2002. – 20 июль.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»