|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЯХИН АЛЬБЕРТ
(1931-2010)
Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Гатуф улы Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстан АССРның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда — Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Татарстанның хәзерге Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956—1959 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, аны тәмамлап, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
1959—1975 елларда А. Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы секретаре һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975 елның сентябреннән 1981 елның февраленә кадәр ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә. 1981 елдан бирле — шул ук кафедраның өлкән укытучысы.
А. Яхин—1957 елдан КПСС члены. Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре ечен 1973 елда аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Альберт Яхин әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Аспирантурада укыган елларында ул үзенең төп игътибарын әдәбият тарихын ейрәнүгә юнәлтә: күренекле язучы һәм гражданнар сугышы каһарманы Шамил Усмановның героик тормыш юлы, иҗтимагый-политик һәм әдәби эш-чәнлеге турында бай тарихи материал туплап, соңыннан шулар нигезендә ике тикшеренү китабын һәм әдип Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. Соңгысы, 1967 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, озак еллар анда уңыш белән бара һәм театр тәнкыйтендә әйбәт спектакльләрнең берсе итеп бәяләнә.
Алтмышынчы еллардан башлап А. Яхин, язучы буларак, аеруча юмор-сатира жанрында активлык күрсәтә. Республика көндәлек матбугатында, бигрәк тә «Чаян» журналында, «Көлке куа килә», «Күңелле сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда, Башкортстанның «Сәнәк», үзәк матбугат органнарыннан «Крокодил» журналларында аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә («Полный порядок» җыентыгы, 1978). А. Яхинның сатирик хикәяләре реаль тормыш материалына корылган һәм сюжет-композицион яктан җыйнак, тыгыз эчтәлекле булулары белән аерылып торалар. Ул аларда тормыштагы бюрократизм калдыкларын, төрле әрәм-шәрәм итүчеләрне чыбыркылый һәм кечкенә генә вакыйга-эпизодка зур социаль мәгънә сала белә.
Соңгы елларда А. Яхин үзенең әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дә юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара. Аның татар халык иҗатындагы мәзәк жанрының барлыкка килү, яшәү рәвеше һәм хосусый үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган «Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» исемле хезмәте («Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе» исемле җыентык, 1979) һәм 1983 елда рус телендә чыккан «Система татарского фольклора» исемле китабы бай фактик материалы, методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар фольклористикасында яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән кызыклы.
А. Яхин—1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Шамил Усманов драматургиясе.—Казан: 1959.—29 б. (Татарстан дәүләт музее). 300.
Шамил Усманов. 1898—1938: Ш. Усмановның тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында докум. очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 40 б. 3 б. рәс. 5000. Р е ц.: А г и ш е в Я. Шамил Усманов турында китап.— Соц. Татарстан, 1964, 17 июль.
Әйттем исә кайттым: Сатирик хикәяләр һәм әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—192 б. 12000. Рец.: Камалов Б. Ышандыру көче.— Соц. Татарстан, 1977, 8 февр.
Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе: (Мәзәкләр, бәетләр).— Казан: Казан ун-т нәшр., 1979.—198 б. 500. М. X. Бакиров белән бергә язылган.
Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: (Мәкаль, ..табышмак, җырлар).—Казан: Казан ун-т нәшр., 1982.—112 б. 600. М. Мәһдиев белән бергә язылган.
Творчество Шамиля Усманова: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. Филол. наук.— Казань, 1964.— 20 с. 250. Казан гос. ун-т).
Полный порядок: Некроткие рассказы / Пер. С. Оффенгендена.— Казань-Таткнигоиздат, 1978—96 с. 50000.
Система татарского фольклора.— Казань: Таткнигоиздат, 1983.—200 с. 5000
АНЫҢ ТУРЫНДА
Галиев Ш. Альберт Яхин.— Казан утлары, 1978, № 3, 184 б. М и ң н у л л и н Т. Альберт Яхинга 50 яшь.— Казан утлары, 1981, № 3, 187—189 б. Кумысников X. «Шамил Усманов».—Соц. Татарстан, 1967, 19 нояб Шул исемдәге драма Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә. Илялова И. Судьбы народные.— Сов. Татария, 1967, 19 нояб. Драма «Шамиль Усманов» в Татар. акад. театре им. Г. Камала.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|