поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЯГЪФӘРОВ РӘШИТ

(1946-2008)

Фольклорчы галим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсенең Барда районы Күчтәнтибаш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Өченче сыйныфны туган авылында тәмамлагач, Күчтәнти, Карман мәктәпләрендә, 1962-1963 елларда Пермь өлкәсенең Усы педагогия училищесында белем ала. Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны һәм параллель рәвештә Казан актерлар йортының Сәхнә ветераннары советы каршындагы өчьеллык театр студиясен тәмамлагач, туган ягы Бардага кайтып, 1969-1970 елларда «Таң» газетасының әдәби хезмәткәре һәм бүлек мөдире булып эшләп ала, редакция каршындагы «Таң йолдызы» әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1970-1971 елларда Новосибирск шәһәрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янә туган ягында төбәк газетасының бүлек мөдире, Барда җирле радиотапшырулар студиясендә редактор һәм диктор булып эшли, Барда урта мәктәбендә татар әдәбиятын укыта, җирле Халык театры спектакльләрендә төп рольләрне башкаручы артист була.

1973 елда Р.Ягъфәров гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәни-агарту бүлегендә берникадәр вакыт методист булып эшләгәннән соң, 1974 елда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә аспирантурага керә. Аны 1977 елда тәмамлап, 1985 елда Алма-Ата шәһәрендә «Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында Р.Ягъфәров Казан дәүләт педагогия институтында татар фольклоры укытучысы (1988-1990), Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире (1990-1992), «Мирас» журналы редакциясендә бүлек мөдире (1992-1993), аннары Бөтентатар иҗтимагый үзәге вице-президенты һәм 1993-1995 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм комитетның бүлек башлыгы булып эшли. 1995 елдан ул — Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Р.Ягъфәровның әдәби эшчәнлеге 1960 еллар башында мәктәптә укыган чорларда башлана. Беренче шигырьләре Барда район газетасы «Таң»да басыла. Университетта укыганда да Казан көндәлек матбугатында, шулай ук Казанда һәм Бардада чыккан күмәк җыентыкларда шигырьләре басыла килә. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигърият чишмәләре», 2002 елда «Иман» нәшриятында «Татар халкының уен фольклоры», 2008 елда Казанда рус телендә «Татарский детский фольклор», «Уен — күңел бәйрәме» исемле гыйльми китаплары, 1995 елда Барда бас-маханәсендә «Тулпарларым» дигән шигырь китабы, 2002 елда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен «Генерал әтәч» һәм 2006 елда «Тулпар моңы» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Р.Ягъфәровның иҗаты фәнни, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Аның татар мәгарифен, мәдәниятен үстерү, татар халкының милли тормышын җайга салу проблемаларына багышланган фәнни-теоретик, практик гамәлләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Ул «Татар мәгарифен үстерү», «Татар мәдәниятен үстерү» фәнни концепцияләрен эшләүче галимнәр төркеменә җитәкчелек итә (соңгысы Д.Исхаков белән берлектә). Бу хезмәтләр республикада татар мәгърифәтен үстерүнең теоретик нигезләрен барлыкка китерүдә зур роль уйныйлар. Р.Ягьфәров — татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, 1999-2005 елларда аның рәисе. Ул Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992-2000 елларда аның рәисе булып эшли.

Фольклорчы галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, Р.Ягьфәров — алты йөзләп фәнни, фәнни-популяр, публицистик һәм иҗтима-гый-сәяси мәкаләләр авторы. Аның халык иҗатына, бигрәк тә балалар фольклорына һәм халык уеннарына багышланган фәнни хезмәтләре һәм методик эшкәртмәләре мәктәп һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре вә укытучылар өчен кыйммәтле чыганак булып тора. Шагыйрь 2008 елда Казанда вафат була һәм туган авылы зиратында җирләнә.

Р.Ягьфәров — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигърият чишмәләре: балалар фольклоры. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 1586. —1500 д.
Таң ата да кич була: фольклор җыентыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 156. —5000 д.
Тол буйлары, тугайлары: шигырьләр. — Барда: Барда кит. нәшр., 1993. — 80 6. — 3000 д.
Кәҗә-мәкәрҗә: балалар бакчалары өчен кулланма. — Казан: Мәгариф, 1994. — 1006. —3000 д.
Тулпарларым: шигырьләр. — Барда: Барда кит. нәшр., 1996. — 93 6. — 3000 д.
Ал кирәк, гөл кирәк: халык уеннары.—Казан: Мәгариф, 1995. —125 б. —15000 д.
Генерал әтәч: балалар өчен шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 48 6. — 5000 д.
Моңнар туа күңелдә: шигырьләр. — Барда: Барда кит. нәшр., 2002. — 310 б. — 1500д.
Тулпар моңы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 60 б. — 2000 д.
Татар халык иҗаты: балалар фольклоры / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягьфәров. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 335 б. — 20000 д.
Алтын кашык: фольклор җыентыгы / төз., кереш сүз авт. Р.Ягьфәров. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 111 6. — 5000 д.
Кәпәчле әтәч: фольклор җыентыгы / төз. Р.Ягъфәров. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. —166. —10000 д.
Татар балалар фольклоры / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров. — Казан: Раннур, 1998. — 352 6. — 50000 д.
Энҗе чәчтем, энҗе җыйдым: татар балалар фольклоры / кереш сүз авт. Р.Ягъфәров. — Казан: Мәгариф, 2000. — 192 б. — 2000 д.
Бәетләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров, А.Садыйкова. — Казан: Иман, 2000. — 192 б. — 200 д.
Мөнәҗәтләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров, А.Садыйкова. — Казан: Иман, 2000. — 232 б. — 200 д.
Татар халык уеннары / төз., кереш сүз авт. Р.Ягъфәров. — Казан: Мәгариф, 2002.—1596. —4000 д.
Татар халык уеннары / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров. — Казан: Раннур, 2002. — 300 б. — 10000 д.
Татар халкының уен фольклоры / төз. Р.Ягъфәров. — Казан: Иман, 2000. — 1766. —200 д.
Сабанчы карга: балалар такмаклары /төз. Р.Ягъфәров. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. —306.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Садыйкова А. Хезмәт эчендә йөзмәктә // Мәгърифәт. — 1996. — 3 февр.
Әгъләмов М. Җәгъфәр // Шәһри Казан. — 1996. — 7 февр. Рахмани Р. Ташка тамган тамчы кебек // Мәдәни җомга. — 1996. — 16 февр.
Рахман Р. Күпкырлы талант // Татар иле. — 1996. — № 21-22.
Сабирова Л. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш // Сабантуй. — 1996. — 7 февр.
Җамалетдинов Л. Ир уртасы ил гизәр // Татар иле. — 1996. — № 5 (март).
Гыйлемханов Р. Тәңре аңа күбәләк гомере биргән // Татарстан яшьләре. — 1996.— 25 июнь.
Хәйри Ә. Милләт хадиме // Мәдәни җомга. — 2006. — 3 февр.
Мулланурова Р. Таң ата да кич була // Сабантуй. — 2006. — 4 февр.
Җамалетдинов Л. һәр нәрсәдә эше бар // Татар иле. — 2006. — № 5 (3 февр.).
Мөхәммәтҗанов А. Үземә тимә, агымсу // Шәһри Казан. — 2006. — 28 апр.
Садыйкова А. На виноградных сценах // Татар. края. — 2006. — № 5 (3 февр.).

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»