|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
WINDOWS
"Тәрәзләрем минем берничә"... Сүз җырда җырланган тәрәзәләр турында түгел. Компьютерчылар арасында «тәрәз» сүзе шулкадәр еш кулланыла ки, аны хәтта төшенчә итеп карарга да була. Әлбәттә инде, бу сүзнең инглиз аналогы киң таралган. «Windows» (Виндоус) төшенчәсен компьютер белән таныш булган һәр кешенең ишеткәне бардыр.
Нәрсә соң ул Windows? Аңлатуны ерактан башлыйк. Менә сезнең алдыгызда — яңа гына завод конвейерыннан төшкән компьютер җыелмасы. Ничек кенә тырышсагыз да, сез аның белән эшли алмаячаксыз. Музыка тыңлау, кино карау, текст язу, уен уйнау өчен, махсус программалар кирәк. Шушы программаны Windows системасы эшләтә ала. Икенче яктан караганда, Windows ул — үзе дә программа. Зур, глобаль программа. Ә махсус программалар, ягъни бер юнәлештә генә эш башкаручылары, аны тулыландыра гына. Программалаучылар теле белән әйтсәк, Windows ул — операцион система. Димәк, анда бик күп төрле операцияләр башкарыла.
Дөрес, башка төрле операцион системалар да бар. Әмма алар тар даирәләрдә кулланыла. Әйтик, һавада самолетлар очуны тәртиптә тотучы навигация җайланмасында. Моңарчы бер-ике дистә ел элек күп кешенең компьютерында MS DOS дигән операцион система иде. Әмма ул киң катлам кулланучылар өчен әхлакый яктан искерде. Аңа алмашка килгән Windows системасы күпкә уңайлырак һәм аңлаешлырак. Ә иң мөһиме — ул берьюлы берничә эш башкара ала. Әйтик, сез бер үк вакытта музыка тыңлыйсыз, текст җыясыз, ә компьютер әле өстәвенә принтердан кәгазь бастырып чыгара һәм компакт-диск яздыра. MS DOS операцион системасында бу мөмкин түгел иде.
Windows’та ачылган программалар һәм документлар тәрәзләрне хәтерләтә. Операцион системаның атамасы да шуннан. Берьюлы берничә тәрәзне ачарга була. Кирәкмәсә, аның берәрсен читкә куеп торасың. Бу бик уңайлы.
Ел саен диярлек Windows’ның яңа төрләре чыгып тора. Хәзер безгә мондыйлары таныш: 95 нче, 98 нче, 2000 нче, NT, Millenium, XP. Хәер, алар бер-берсеннән әллә ни күпкә аерылмыйлар. Тизлеге, уңайлылыгы белән генә яңартылып бара. Һәрхәлдә, бер төрендә эшләргә өйрәнсәң, икенчесенә күчү бер дә авыр түгел.
Операцион системаны компьютерга, гадәттә, программалаучылар урнаштыра. Әмма аның әллә ни авырлыгы юк. Шуңа күрә моңа кулланучылар да өйрәнә ала. Дөрес, Windows’ны урнаштыру вакытны күп сарыф итә — берничә сәгатьне ала да ала. Программалаучылар исә бу эш өчен акча сорыйлар. Windows, гадәттә, компакт-дисктан урнаштырыла. Кибетләрдә бар ул. Интеллектуаль милек буларак, Windows’ның хуҗасы — Microsoft компаниясе. Гадәттә, компьютерны сатып алганда, анда Windows һәм берничә махсус программа урнаштырылган була. Сатучылар шулай итеп безнең турыда кайгырталар. Әмма операцион системаны яңадан урнаштырырга әзер булыгыз. Чөнки аның тиз арада эштән чыгуы ихтимал.
|
|