поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ВӘЛИУЛЛИНА ИЛЗИРӘ

Илзирә Вәлиуллина —шигырьләре, публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта басыла. Түбән Камада яши.

АКЛЫКТАН ЯРАЛДЫМ

***
Һәр фасылда Сине сагынам,
Хисләреңә, юк, юк, кагылмам!—
Мин ерактан, бары ерактан...
Әйтми генә сине сагынам!

Язмышым

Бер шатлыкка сөенсәм мин,
Мең газапка көендем:
Максатыма җитәр өчен
Сүгәм тәкъдир төенен...

Кемнәрдер дошман санаса,
Берәүгә дус күрендем.
Кайберәүләр елак дисә,
Күңеле төшә... күңелнең.

Бер моңы булдым җанымның,
Бер колы булдым аның.
Очрашканда ярсыдылар
Юләрлегем һәм аңым.

Озын юллар үткән чакта
Яктылыкка омтылдым.
Качкан чакта кайгылардан,
Ак бәхеттән... тотылдым:

Чатырдатып ябыштым да
Ялларына тотындым.

Карлар елый ак моң булып

Ак кар елый мыштым гына,
Җемелдәп һәм ялтырап,
"Кояшның тозак нурына
Эләктем", дип, аптырап.
Кар хәлләре бик кызганыч,
Яшьләре ага, күрегез.
Бәлки, яшь ага: "Гомернең
Кадерен—дип,—белегез?"
Елый карлар, Җир ананың
Сыенып кочагына,
Әверелә салкын яшьләр—
Утлы зар учагыңа...
Карлар, суларга әйләнеп,
Уртак яшь булып ага.
Шуны аңлаган өченме
Йөрәктән моңнар тама?
Ул моңнарны, җәһәт кенә,
Ак төсләргә кар мана...
Ак моңнарны хәтерләтеп
Карлы гомерләр ага.

Юк, яратмадым

Юк, яратмадым, яратмыйм
Иркә җил сарылуын;
Иркә җилләрнең иркендә
Елак хис агылуын.
Юк, яратмадым, яратмыйм
Хислеләр һәлакәтен;
Күкләргә ашкан җанымның
Алсалар бәрәкәтен?
Юк, яратмадым, яратмыйм
Көннәрнең кыскаруын,
Минутлар санап, кемнеңдер
Гөнаһлы эш кылуын.
Юк, яратмадым, яратмыйм
Ак төснең каралуын,
Чөнки үземнең аклыкта
Яңадан яралуым,
Тәүге кат яңаруым.

Җиңелме?

Җаннарымны кайгы басты—
бөгелдем,
авырлыктан, нечкә җептәй
өзелдем;
күтәрергә көче бетте
иңемнең,
сагыш басты тәмам—моңлы
күземне;
кара җаннар үтерделәр
сүземне;
җилләр кисте, шащьщ-шашып,
йөземне.
Бу микән соңгы ноктасы
түземнең,
сабыр канатым сынумы—
үземнең?..
Тәңрем әйтте шул чак миңа:
"Җиңелме?"
...Җиңелдем.
Тик җиңеләсе килми ник
күңелнең?!

«Казан утлары» журналы, 2005, №5.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»