|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИУЛЛИН РАЗИМРазим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында, Зәй районының Кәдек авылында туа. Үз ягында башлангыч, Әлмәттә № 1 урта мәктәптә белем алгач, өч елга якын Миңлебайда балалар укыта. 1963-67 елларда КДПИның музыка факультеты студенты. Институтны тәмамлауга Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә җибәрелә. 32 елдан артык стажлы педагог-тикшеренуче Разим Нәгыймович 1993 елның 27 октябренә кадәр, ягъни, Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркятибе итеп сайланганчы, шул училищеда укытучылык итә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллинның беренче шигырьләре һәм көйләре 1961 елда, «Әлмәт» әдәби берләшмәсенә йоргән вакытта, ә ул еллардан соң, йөзләрчә әсәрләре район һәм республика матбугатында, шигырь һәм җыр китапларында дөнья күрде. Нефть төбәгендә 30 елдан артык әдәби хәрәкәтне төптән җигелеп тартып баручы фидаркарьләрнең берсе дә ул. 1970 елдан соңгы көннәргә кадәр (бераз тәнәфес белән) Лениногорскиның «Чишмә» иҗат берләшмәсен җитәкләде, яшь әдәби алмаш, сәнгать кешеләрен табу һәм үстерүдә уңышлы эшләде.
АНЫҢ ТУРЫНДА Айдар Хәлим. «Үз тавышым үземә ошамый...» |
Иң күп укылган
|