|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИУЛЛИН КӘРИМКәрим Хәмидулла улы Вәлиуллин - катлаулы тормыш һәм хезмәт юлын үткән төзүче. Ул 1930 елда Кама Тамагы районының Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. Урыс авылы Тенькида урта мәктәпне тәмамлаган унҗиде яшьлек Кәрим шул елны ук Казандагы төзелеш институтына укырга керә Һәм 23 яшендә аны уңышлы тәмамлап, 1953 елда яшь нефтьчеләр шәһәре Лениногорскига төзүче-инженер булып килә. Тәүге сигез ел эчендә ул төзү-монтаж идарәсендә прораб, өлкән прораб, произзводство-техника бүлеге начальнигы булып эшли. Гасырыбызның алтмышынчы елларында "олы сәясәтче һәм боек реформатор" Н.С.Хрущев Ленинның "Комимунизм - ул Совет власте һәм плюс бөтен илне электрлаштыру" дигән формулировкасына, өр-яңа сәяси һәм индустриаль-техник ачыш ясагандай "плюс химизацияләү" дигән кушымчаны да өстәгәч, илдә "коммунизмның бөек төзелешләре" җәелеп китә, һәм ул Чулман буйларына да килеп җитә. Кәрим Вәлиуллинның "Без ура кычкырмадык" дигән биографик язмасы басылды. |
Иң күп укылган
|