|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ВӘЛИТОВА НАИЛӘ
Наилә Минһаҗ кызы Вәлитова 1946 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Кукмара эшчеләр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1954 елда әтиләре, утызмеңче буларак, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына колхоз рәисе итеп билгеләнгәннән соң, гаиләләре белән шунда күченеп киләләр. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлап, 1963–1968 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем алганнан соң, ул Иж-Бубыйга укытырга кайта. Гаилә хәлләре үзгәрү сәбәпле, 1971 елның көзендә Н.Вәлитова Казанга күчеп килә һәм Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша. Башта кече редактор, аннары матур әдәбият редакциясендә редактор һәм өлкән редактор вазифаларын башкара. Әдәби телгә сизгер, зәвыклы һәм таләпчән редактор буларак, татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга ул үзеннән зур өлеш кертә.
2001 елның июленнән Н.Вәлитова – Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятында редактор хезмәтендә.
Н.Вәлитова, нигездә, матур әдәбият тәрҗемәчесе буларак билгеле. Аның бу өлкәдәге иҗади эшчәнлеге 1974 елдан, рус язучысы С.Баруздинның «Шел по улице солдат» («Солдат бара урамнан») балалар өчен язган хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан алып Н.Вәлитова тәрҗемәсендә чит ил, рус һәм башка милләт язучыларының дистәгә якын хикәя, повесть җыентыклары һәм романнары басылып чыга. Алар арасында Э.Успенскийның «Крокодил Гена и его друзья» («Крокодил Гена һәм аның дуслары», 1976) повесте, танылган рус язучысы В.Распутинның «Живи и помни» («Онытма гомергә», 1983) һәм грузин язучысы Н.Думбадзеның «Закон вечности» («Мәңгелек канун», 1986) романнары, А.Милнның «Приключения Винни-Пуха» («Винни-Пух маҗаралары», 1991, 2001) повесте тәрҗемәләре аеруча игътибарга лаек. Болардан тыш Н.Вәлитованың аерым тәрҗемәләре «Нәниләргә бүләк» (1975), «Фантастик хикәяләр» (1977), «Өй артында өянкеләр» (чуаш хикәяләре, 1979), «Дала гөлләре» (казакъ хикәяләре, 1993) кебек күмәк җыентыкларда да урын ала.
Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Н.Вәлитова 1994 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Н.Вәлитова – 1989 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ
Успенский Э. Крокодил Гена һәм аның дуслары: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 63 б. – 15000 д. («Крокодил Гена и его друзья»)
Распутин В. Онытма гомергә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 240 б. – 15000 д. («Живи и помни»)
Думбадзе Н. Мәңгелек канун: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. –231 б. – 12200 д. («Закон вечности»)
Милн А. Винни-Пух маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 253 б. – 100000 д. («Винни-Пух и все-все-все»)
Кәрим М. Гомер мизгелләре: хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 175 б. – 5000 д.
Милн А. Винни-Пух маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 223 б. – 5000 д. («Винни-Пух и все-все-все»)
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Камалетдинова Р. Кемнән сирпелә яктылык // Сөембикә. – 1996. – № 4. – 12–13 б.
Вәли-Барҗылы М. Бәхетле кеше // Ватаным Татарстан. – 2001. – 14 март.
|
|