|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ВӘЛИӘХМӘТОВ ХӨСӘЕНЯзучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1956 елда Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күчеп кайта. Хөсәен шунда урта мәктәпне тәмамлый, анда укыганда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен язып район газетасы, республика балалар матбугаты «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Ялкын» журналы битләрендә бастыра. |
Иң күп укылган
|