|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИЕВА ЗӨҺРӘБеренче мәхәббәт (Хикәя) Көндез тамчылый, кичкә табан камчылый торган март ае. Кечкенә бүлмәдә, өстәл лампасы яктылыгында унҗиде яшьлек Зөлфия дәрес әзерли. Әтисе инде йоклый, ике энесе, сөзешергә әзерләнгән бәрәннәр кебек, маңгайларын бер-берсенә терәп диярлек, кечкенә шахмат тактасы өстенә иелгәннәр. Әниләре, артык шалтыратмаска тырышып, савыт-саба юа. Зөлфия, дәреслегеннән аерылып, тәрәзәгә карап ала. Көн саен кичке алтыларда кереп чыга торган Илгизе, нишләптер, кермәде бүген. Тыкрык башындагы багана уты яктылыгында таныш буй-сын күренмәсме, дип көтә Зөлфия. Яхшырак күрер өчен, өстәл лампасын сүндереп карый. Исәбе — Илгиз күренү белән, аның капка дөбердәткәнен көтмичә, каршы чыгу. Ник дисәң, вакыт соң, әтисе уянып, ачулануы бар. ...Китап битләре — кыштыр, кыштыр... Менә козыреклы мех башлык күренә! Илгизе тыкрыкка кереп бара! Зөлфия, ашыгып, шулай да, кабалануын әнисеннән яшерергә тырышып, элгечтәге курткасын иңенә сала да ишеккә омтыла. Арттан әнисенең: «Капкаларны бикләп кер!» — дигән сүзе ишетелеп кала. Капканың келәсен әкрен генә күтәреп, кыз егет каршына чыга. Шунда аны көчле куллар тартып алып, кочагына сеңдерә. Күктә салкын ай йөзә, аяк астында боз. «Нигә шулай соңга калдың?» — ди Зөлфия, дулкынланудан еш сулап. «Җитәкчене йөртәм бит мин, — ди Илгиз, — әллә канларга алып барырга туры килде». Зөлфия, җылы урынына чумып, бу кыска гына күрешүнең һәрбер мизгелен тагын бер кат күңеленнән кичерә. Туңган аяклар инде җылынса да, аның бөтен гәүдәсе калтырана, йөрәге сикереп чыгардай булып тибә. Күзләренә, нишләптер, кайнар яшь тыгыла. Ул яшьләр шатлыклы — Илгизе исән-сау, ул килде, ул аны ярата! Ул яшьләр тозлы — очрашу бигрәк кыска булды шул! Берни сөйләшә дә алмадылар. Ул яшьләр татлы да — беренче мәхәббәт яшьләре! Зөлфия өчен кадерле дә алар. Чөнки ул яшьләрдә балачак белән саубуллашу да, киләчәккә өметләр дә бар.
|
Иң күп укылган
|