|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ВӘЛИЕВА МАЙЯ
Майя Диас кызы Вәлиева 1962 елның 1 маенда язучы һәм сәнгатькәр гаиләсендә туа. Мәктәпкәчә бала чагы Кемерово өлкәсенең Одрабаш һәм Тимертау бистәләрендә уза. Соңрак алар гаиләләре белән Казанга кайталар. Майя Вәлиева музыка һәм сәнгать мәктәбендә укый. 1979 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының биология факультетына укырга керә. Җәйге ял вакытларында биологик экспедицияләрдә катнаша – Россия үзәгенә урнашкан Окск-Волжск, Латвиядәге Тейчу, Төрекмәнстандагы Хасан күле тыюлыкларында эшли. Тик аның Ерак Көнчыгышка – Сахалин, Чукотка, Приморье – мәхәббәте көчле була. Ерак Көнчыгыш тормышыннан алынган вакыйгалар аның повесть, хикәяләрендә дә чагылыш таба.
1978 елда «Смена» журналы М.Вәлиеваның «Предательство» һәм «Волк» дигән беренче хикәяләрен бастыра. 16 яшьлек кызның әсәрләре укучылар арасында зур кызыксыну тудыра. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында үзе ясаган иллюстрацияләр белән «Повесть о черной собаке» дип аталган беренче китабы дөнья күрә. Соңрак М.Вәлиева китаплары Мәскәү («Детская литература», «Молодая гвардия») һәм Казан нәшриятларында басыла. Ул хикәя, повестьларын «Идель», «Казань», «День и ночь» журналларында бастыра.
1984 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Россия Федерациясе Фәннәр академиясенең Биология институтында, «Идель», «Татарстан» журналларында эшли.
1991 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бу елларда ул күп сәяхәт итә. Берничә ай Болгариядә яши, Чехия, Көньяк Украина, Испания һәм Абхазиягә бара. Испаниядә корридада туган сюжет «Андалузский бык» хикәясенең нигезен тәшкил итә, соңрак шушы исемдә күләмле повесте басыла.
Майя Вәлиева – ун проза китабы авторы.
Ул яшь язучыларның Мәскәүдә (1988) үткәрелгән VIII Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша.
М.Вәлиева – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Повесть о черной собаке: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 48 с. – 15000 экз.
Крик журавля: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 96 с. – 15000 экз.
Прости меня, друг: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 95 с. – 15000 экз.
На краю: повести и рассказы. – М.: Мол. Гвардия, 1989. – 286 с. – 100000 экз.
У Сопки Стерегущей Рыси: рассказы. – М.: Дет. лит., 1991. – 96 с. – 100000 экз.
Жизнь и смерть Черного Дика: рассказы о животных. – Казань: Таң-Заря, 1993. – 100 с. – 5000 экз.
Возвращение журавленка Кру: повести и рассказы. – Казань: Таң-Заря, 1996. – 176 с. – 1000 экз.
Люди и бультерьеры: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 360 с. – 3000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Акмал Н. Иреккә сусаган атлар... // Мәдәни җомга. – 2001. – 28 дек.
* * *
Валеев Д. Путь в дикую Америку // Казань. – 2001. – № 8. – С. 123.
Воронин А. «Я была не нужна родной Казани...» // Казанские ведомости. – 2002. – 12 марта.
Матвеичев А. Хочешь, пес, я тебя поцелую // Звезда Поволжья. – 2003. – 4 янв.
Черняева Е. Самое опасное животное на земле... // Звезда Поволжья. – 2003. – 5 июня.
Колбасин Д. Своя среди чужих // Респ. Татарстан. – 2003. – 19 авг.
Черняева Е. В Отечестве своем пророки // Новая Вечерка. – 2004. – 9 июня.
|
|