поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИЕВ РАЗИЛ

Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылында туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы малай булганга, Разил бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытларында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында эшли, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.

Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.

Укуын бетереп Казанга кайткач, Р.Вәлиев 1972–1981 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. 1981–1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе, 1984–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.

Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язмалары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басылалар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. журналларда), күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шуннан соңгы елларда янә унлап шигъри китабы – кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без – кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле юбилей җыентыгы дөнья күрә.

Р.Вәлиев – нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Р.Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.

Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт кояшы» (1968) исемле язу стиле белән гаять үзенчәлекле беренче повестеннан соң ул «Яшисе килә» һәм тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга нисбәтән «Мирас» романын тәмамлый, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте минем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм драмаларын иҗат итә. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда, менә-менә шартларга торган гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, иптәшләрен үлемнән саклап калган Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Р.Вәлиевкә М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә.

Р.Вәлиевнең чәчмә әсәрләрендәге кеше образлары психологик планда тасвирлануы белән үзенчәлекле, әдипнең геройлары, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз күңелләрендә, үз эчләрендә казыналар, тормыш мәгънәсен аңларга тырышалар, җәмгыятьтә, дөньяда үз урыннарын табарга омтылалар, шуның өчен көрәшәләр».

Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла торган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» (1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.

Р.Вәлиев – танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, оста оештыручы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булгач, бу китапханәне ул татар китабын туплап-өйрәнеп һәм пропагандалап тора торган гыйльми оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелдерде, аның дөньяның иң атаклы китапханәләре белән хезмәттәшлек итүенә, даими рәвештә үзара мәгълүматлар һәм матбугат басмалары алышып торуына киң юл ачты. 1990 елдан бирле Р.Вәлиев Татарстан Республикасының халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясенә җитәкчелек итә. Депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен яклау, Татарстанның дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең дәүләти дәрәҗәсен үстерү, абруен күтәрү юнәлешендә көрәш алып бара. Татарстанның авторитетлы бер вәкиле сыйфатында ул чит илләрдә – АКШ, Канада, Англия, Кытай, Төркия, Польша, Израиль, Испания, Мексика һ.б. мәмләкәтләрдә уздырылган фәнни-иҗади һәм мәдәни форумнарда катнаша. АКШның һәм Англиянең Биографик үзәкләре Р.Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлыйлар, дөньякүләм танылган «Кем ул кем?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгаралар, биш ел рәттән (1991–1995) аны дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертәләр. Ул «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнә.

Р.Вәлиев – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Р.Вәлиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Зәңгәр кабырчыклар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 93 б. –2000 д.
Хыялый Мияубикә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 15 б. – 9000 д.
Яшен тамыры: шигырьләр һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 128 б. – 4000 д.
Без – кояш балалары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 80 б. – 10000 д.
Яшисе килә: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 176 б. – 10000 д.
Күкләр биек: очерклар, публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 176 б. – 8000 д.
Ядкарь: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 144 б. – 2900 д.
Мирас: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 303 б. – 15000 д.
Бер алманы бишкә бүләек: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 144 б. – 10000 д.
Кышкы учак: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 1994. – 382 б. – 7000 д.
Кайтаваз кайда яши?: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1994. – 24 б. – 11000 д.
Сүзләрдән дисбе: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 223 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: 4 томда. – Казан: Милли китап, 1999–2000. – 3000 д.
1 т.: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. М.Галиев. – 551 б.
2 т.: роман, повестьлар. – 495 б.
3 т.: сәхнә әсәрләре, мәзәкләр һәм тәрҗемәләр. – 463 б.
4 т.: публицистик язмалар, очерклар, мәкаләләр, әңгәмәләр. – 671 б.
Иске сәгать дөрес йөри: повестьлар, роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 480 б. – 3000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006–2007. – 3000 д.
1 т.: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. М.Галиев. – 527 б.
2 т.: роман, повестьлар. – 511 б.
3 т.: пьесалар, язмалар, әдәби тәрҗемәләр. – 479 б.
4 т.: әңгәмәләр, публицистик язмалар, мәкаләләр. – 479 б.
Җанга уелган уйлар: күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 720 б. – 2000 д.
Кояшлы җыр: балалар өчен җырлар / кереш сүз авт. М.Яруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 175 б. – 3000 д. (Татар һәм рус телләрендә).

* * *
Зәңгәр сагыш: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. М.Галиев. – Өфө: Китап, 1997. – 224 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)
* * *
Определение любви: стихи, песни / предисл. Л.Ошанина; пер. Д.Даминова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 80 с. – 7000 экз.
Жить хочется!: повесть / пер. с татар. С.Комиссарова. – М.: Современник, 1986. – 252 с. – 5000 экз.
Жить хочется!: повесть / пер. с татар. В.Токмакова. – М.: Дет. лит., 1989. – 78 с. – 100000 экз.
Зимние яблоки: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 159 с. –2500 экз.
Строки жизни: проза, публицистика. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 239 с. – 2000 экз.
* * *
Өч дус: дөнья халыклары әкиятләре. – 1 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Раннур, 1999. – 19 б.
Арыслан, Ишәк һәм Төлке: дөнья халыклары әкиятләре. – 2 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Раннур, 2000. – 19 б.
Ялкау ташбака: дөнья халыклары әкиятләре. – 4 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Раннур, 2000. – 19 б.
Пингвин баласы: дөнья халыклары әкиятләре. – 5 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Раннур, 2000. – 19 б.
Насретдин бүләге: дөнья халыклары әкиятләре. – 6 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Раннур, 2000. – 19 б.
Сент-Экзюпери А. де. Нәни принц: әкият / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Мәгариф, 2000. – 95 б. – 3000 д.
Конан Дойль А. Баскервильләр эте; Киплинг Р. Маугли; Сент-Экзюпери А де. Нәни принц / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Мәгариф, 2004. – 304 б. – 2000 д.
Алтын алма: дөнья халыклары әкиятләре / тәрҗ. Р.Вәлиев. – Казан: Мәгариф, 2006. – 247 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәдуллин Ш. Иҗат үзенчәлеген раслаганда // Ш.Әхмәдуллин. Киләчәкне уйлап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 85–95 б.
Галиев М. Язмышка рәхмәт // Казан утлары. – 1997. – № 1. – 154–169 б.
Дәүләт Н. Ерактагы якын дустым // Татарстан яшьләре. – 1997. – 20 февр.
Хәйри Ә. Рухи мирасыбыз сакчысы // Мәдәни җомга. – 1997. – 21 февр.
Госманов М. Алтын бусаганы атлаганда // Шәһри Казан. – 1997. – 21 февр.
Заһидуллина Д. Мирас хакында уйланулар // Мәйдан. – 2005. – № 6. – 108–115 б.
Журналның Разил Вәлиев иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2005. – № 6. – 3–123 һәм 161–167 б.
Батулла Р. Алтын алма // Татарстан яшьләре. – 2007. – 5 апр.
Миңнуллин Т. Талантлы буынның бер вәкиле // Мәгърифәт. – 2007. – 7 апр.

* * *
Любимов Е. Любовью жизнь измерить // Сов. Татария. – 1985. – 10 марта.
Щербак Ю. Проза поэта // Веч. Казань. – 1987. – 14 апр.
Булгари С. Божественный дар // Аргамак. – 1997. – № 1. – С. 118–119.
Действительность, переросшая мечты // Серебр. колокольчик. – 2004. – 3 нояб. – С. 1–8. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»