поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ВӘЛИЕВ РАВИЛ

Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 1961—1964 елларда Р. Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, В. И. Ленин-Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли. 1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Р. Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. .Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.

1970—1972 елларда Р. Вәлиев Чаллыдагы «Кама таңнары» исемле күп тиражлы газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тиздән авторның. «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар циклы «Казан утлары» журналында (1972 ел, № 2, 3, 4) басылып чыга һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнә. Яшь язучы тарафыннан тагы да киңәйтелебрәк эшләнгән бу әсәр 1973 елны Татарстан китап нәшриятында «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесть рәвешендә аерым китап булып басыла һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була. Әсәр очеркистларның 1974 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшерелә һәм уңай бәя ала.

1972—1973 елларда Р. Вәлиев КамАЗның беренче карлыгачы — ремонт-инструмент заводы төзелешендә матбугат үзәге җитәкчесе булып эшли, гади-бетончы һәм монтажчы сыйфатында автогигантның кою һәм пресс-рам заводы корпусларын коруда катнаша. Тормышны әнә шулай актив өйрәнүнең нәтиҗәсе буларак, озакламый Татарстан китап нәшрияты авторның. «Таяну ноктасы» исемле икенче китабын бастырып чыгара.

1974 елда Р. Вәлиевне Чаллы шәһәр радиотапшырулар редакторы итеп билгелиләр, ә 1976 елда, Чаллыда «Якты юл» исемле яңа район газетасы чыга башлагач, шунда өлкән корреспондент итеп күчерәләр.

Р. Вәлиев, документаль проза белән беррәттән, хикәяләр дә яза. «һәйкәл Сапый» («Идел», 1972, № 3), «Ташулар агар чаклар» («Идел», 1980, № 12), «Елга буенда» («Азат хатын», 1980, № 10), «Гөлмәрҗән мәкләре» («Казан утлары», 1981, № 2) кебек хикәяләре аның бу өлкәдә дә эшли алу мөмкинлеге турында сөйли.

Р. Вәлиев «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем йөртә.

Равил Вәлиев— 1978 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Шәһәр булсын бүләгем: Докум. повесть. — Казан: Таткитнәшр., 1973. — 104 б. 2000.
Рец.: Рәшитов Ә. Бизәлмәгән хакыйкать. — Соң. Татарстан, 1974, 11 май.
Таяну ноктасы: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 120 б. 1500.
Рец.: Әгъзәмов Ф. Таяну ноктасы. — Кит.: Әгъзәмов Ф. Үзәктә— кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 92—108 б./p

АНЫҢ ТУРЫНДА

Хәмитов М. Күп һөнәрле егет. — Татарстан яшьләре, 1973, 30 окт.
Баянов Ә. Равил" Вәлиев: [Безнең сафка]. — Казан утлары, 1980, № 1, 174—175 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»