|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ВИНЧЕСТЕРАны бүтәнчә каты диск (жесткий диск) дип тә атыйлар. Бу — сезнең компьютерыгызның сандыгы. Реферат, яраткан җыр, кинофильм, иптәшегезнең фотосурәте, төрле уеннар — болар барысы да компьютерда билгеле бер урынны алып торалар. Алар винчестер хәтеренә языла. Әмма сандыкның тулуы да бар бит! Шуңа күрә винчестерны сайлаганда, иң элек аның күләменә игътибар итегез. Хәзерге көндә 100, 120 Gb (гигабайт) һәм аннан да зуррак күләмле каты дисклар киң кулланыла. Аларга бик күп мәгълүмат сыя. Әйтик, 20 гигабайтка якынча 2 миллион битле текст сыеп бетә ала. Бу бит үзе бер китапханә! Ә 120 гигабайтка? Үзегез санап карагыз. Дөрес, музыка, фильмнар, яхшы сыйфатлы фотоларның күләме күпкә зуррак. Димәк, алар винчестерда зур урын ала. |
Иң күп укылган
|