|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВИЛЬДАНОВА ӘНИСӘМин "Ватаным Татарстан" газетасының бер язмасын да калдырмый укып барам, һәр ярты ел саен өемә яздырып алам. Бик бай эчтәлекле, тормышны, халыкның көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүче иң демократик басма дип саныйм. Газетаның 26 август (2011 ел) санында "Сез минем беренче балаларым" дигән мәкаләм чыккач, минем белән Ольгино балалар йортында тәрбияләнгән Хәния һәм Фәния Госсамовалар элемтәгә керде. Фәния Мөслимдә 2-3 тапкыр өемә килеп күрешеп сөйләште. Хәния апасы Казанда, телефоннан гел хәлемне сорашып, бәйрәмнәр белән тәбрикләп тора. Минем картлыгымны хөрмәт итеп, якын итеп яшәүләре өчен рәхмәт аларга. 23 декабрь (2011 ел) санында чыккан "Зимагурлар җыры безнеке иде" дигән мәкаләдән соң җиде курсташымның язмышын белдем. Сугыштан соңгы авыр 1946-1950 елларда без башта Минзәлә педучилищесында 1-2 курсларны укып, аннан Куйбышев (Спас) педучилищесында белем алуыбызны дәвам иттек. Безнең белән балалар йортында тәрбияләнгән егет-кызларны хөкүмәт тәрбиясендә яшәтеп, тәрбиячеләр итеп укытып чыгардылар. Курсташларымның барысы да хезмәт юлларын детдом тәрбиячеләре булып башлады. Соңрак мәктәпләрдә төрле фәннәрдән укытып, читтән торып югары белем алып, гомерләренең ахырынача халыкка чын күңелдән хезмәт иттеләр. Үзем рус теле һәм әдәбиятыннан башта Татарстанда, ә каты авыруга дучар булгач, табиблар тәкъдиме белән Үзбәкстанга китеп, пенсиягә чыкканчы үзбәк мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Картайгач, туган туфрагым тартып, Мөслимемә кайттым (2005 елда). Кайткач, курсташларым кайда, ничек яши икән дип кызыксындым. Бакыев Салих Мөслимдә яши, фидакарь хезмәте өчен хөкүмәтебез югары бәяләгән: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, "Мәгариф отличнигы" күкрәк билгесе, "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Шәрипов Хәмит туган авылында (Мөслим районы Түбән Табын) мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер бакыйлыкка күчкән. Вагыйзов Яхъя бөтен гомерен Актаныш районында балалар тәрбияләүгә багышлаган. Телефон аша элемтәдә тора идек, кызганыч, 2011 елның 1 декабрендә фаҗигале төстә һәлак булды... Мин үзем Татарстанда азрак, Үзбәкстанда күбрәк (27 ел) эшләдем. Ике тапкыр "Социалистик ярыш алдынгысы" билгесе, "Үзбәкстан халык мәгарифе отличнигы", "Хезмәт ветераны" медале, Бөек Ватан сугышы ветераны медальләре белән бүләкләндем. Сездә, бәлки, Әнисә апа боларны нигә язды икән, дигән кызыксыну яки гаҗәпсенү хисләре туар. Ә минем өчен шул иң авыр заманда ач-ялангач килеш татар авылларыннан, белем эстәп, укырга, кеше булырга кирәк, дигән өмет белән Минзәләгә чыгып киткән, ятим, ярдәмчесез калган, ипи-тозлык та русча белмәгән балалардан нинди яхшы, хезмәт сөючән, хөрмәт казанган КЕШЕләр чыкканын белү бик кирәк иде, чөнки мин укып бетергәнче шушы төркемнең старостасы булдым. Бөтен кайгы-хәсрәтне бергә кичердек, бөтен шатлык-сөенечләрне бергә уртаклаштык, бертуганнар кебек яшәдек. Мин сабакташларымның шундый хөрмәтле кешеләр булганын белеп, чын күңелдән сөенәм, горурланам. Безне шулай тәрбияләгән өчен педучилище директоры Гата абый Насыйровка, аның хәләл җефете Хәсәнә апа Мифтаховага гомерем буе рәхмәт укыйм. Урыннары җәннәтнең түрендә булсын! Мине бик күп якыннарым белән очраштырган-кавыштырган өчен "Ватаным Татарстан" хезмәткәре Рәсимә ханым Муллаяновага да зур рәхмәтләремне җиткерәм. Ярдәм иткәне өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын, үз игелеге үзенә йөзе белән кайтсын, үзенә тугрылыклы, игелекле, сәламәт балалар үстерергә язсын!
|
Иң күп укылган
|