поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВАФИН МӨНИР

Мөнир Мәхмүт улы Вафин 1961 елның 16 гыйнварында Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1982–1984 елларда хәрби хезмәттә була. 1985–1990 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында – татар-рус бүлегендә укый. Студент елларында университеттагы татар иҗади көчләрен берләштергән «Акчарлаклар» түгәрәге белән җитәкчелек итә. Иҗат түгәрәгенең иң актив эшләгән еллары ул җитәкчелек иткән чорга туры килә. «Акчарлаклар» Казан дәүләт университетының «Әллүки», Дагстан һәм башка өлкә, республика автоном округларындагы югары уку йортларының әдәби-иҗат берләшмәләре, түгәрәкләре белән багланыш урнаштыра.

М.Вафинның барлык хезмәт юлы Башкортстан матбугаты белән бәйле. Ул республика яшьләренең «Өмет» һәм «Тулпар» журналларын оештыруда башлап катнашучы. «Азатлык» радиосының Башкортстан буенча иң тәүге хәбәрчеләренең берсе. 1994 елдан бирле ул «Азатлык»ның үз хәбәрчесе. Бер үк вакытта «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире булып эшли. Башкортстанда узган шигърият фестивальләре җиңүчесе.

М.Вафин әдәби иҗат белән бала чагыннан ук шөгыльләнә. Беренче шигырьләрен дүртенче сыйныфта укыганда якташы Фатих Кәримнең «Сугыш уены» шигыре тәэсирендә яза, ләкин матбугатта студент елларында гына күренә башлый.

М.Вафин шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан вакытлы матбугатында даими чыгып килсәләр дә, иҗади таләпчәнлеге сәбәпле, ул китапларын бастырырга ашыкмый. Аның «Сүзләр чәчтем» исемле беренче җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда гына басыла. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Дөнья – куласа» исемле китабы дөнья күрә. Бу китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев язган. Ул Мөнир Вафинның «Сак һәм Сок» шигыренә тукталып, аны Башкортстандагы Сак, үзен Татарстандагы Сок дип атый. 2007 елда шагыйрь Уфада «Йөрәгем парәләре» исемле өченче җыентыгын чыгара.

Ул – Башкортстанда тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре игътибары үзәгендә булган шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты турында бик күп монографияләр, рецензияләр басыла. Мөнир Вафин әдәбиятка шагыйрь буларак килсә дә, шигъри пародияләр, юмореска һәм монологлар, балалар өчен шигырьләр дә иҗат итә. Соңгысы эчкерсез, самими, дуамал булуы белән аерыла. Ул тәрбияви геройлар эзләнүдән бигрәк, җор, шук, баш бирмәс малай һәм кызларны сурәтли.

М.Вафин – 2005 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сүзләр чәчтем: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2001. – 110 б. – 2000 д.
Дөнья – куласа: шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 95 б. – 2000 д.
Йөрәгем парәләре: шигырьләр, пародияләр. – Уфа: Китап, 2007. – 272 б. – 1500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Атнабай Ә. Җирнең кендегенә басып, аптырап карап торам // Кызыл таң. – 1995. – 15 авг.
Дәүләтшин К. Шагыйрь фәлсәфәсе // Тулпар. – 1996. – № 1. – 34–36 б.
Кәбиров М. Ексалар да үзем торалам... // Тулпар. –2002. – № 6. – 36–38 б.
Рәхмәтулла С. Әле бары җәй уртасы гына... // Кызыл таң. – 2002. – 28 нояб.
Дәүләтшин К. Хикмәтле шигърият // К.Дәүләтшин. Туган як шигърияте. – Өфө: Башкорт. дәүл. ун-ты, 2002. – 86–107 б.
Сәгыйдуллина Л. Минор Мөнир // Тулпар. – 2004. – № 4. – 28–30 б.
Мәхмүдов Ә. Ул шагыйрьләр иленнән // Шәһри Казан. – 2005. – 13 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»