|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Уйлама әле картаям дип (Гүзәл Әхмәтова)Фәнзәл Котдысов көе Гәдилә Гыйлманова сүзләре Ник көзгегә карап монаясың,
Ак чәчләрен кат-кат саныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Уйлама әле картаям дип,
Өзмә әле үзәгемне.
Минем өчен син һаман яшь,
Син һаман чибәр әле.
Язын гына гөлләр чәчәк атмый,
Матур гөлләр бар бит көзендә.
Җыерчыклар сирпеп бер елмайса
Яшьлек балкыгандай йөзеңдә.
Җыерчыклар сирпеп бер елмайса
Яшьлек балкыгандай йөзеңдә.
Әйтмә әле картаям дип,
Өзмә әле үзәгемне.
Минем өчен син һаман яшь,
Син һаман чибәр әле.
Монаймачы, иркәм, бер дә юкка,
Ак чәчләр бит еллар бизәге.
Картаймыйбыз, олыгайдык кына,
Тик сүндермик кайнар хисләрне.
Картаймыйбыз, олыгайдык кына,
Тик сүндермик кайнар хисләрне.
Әйтмә әле картаям дип,
Өзмә әле үзәгемне.
Минем өчен син һаман яшь,
Син һаман чибәр әле. |
Иң күп укылган
|