поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

УСМАНОВ ШАМИЛ

(1898–1937)

Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Гражданнар сугышы каһарманы Шамил Хәйрулла улы Усманов (Шамил Госманов) 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки) авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1906 елда аның әтисе гаиләсен ияртеп башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургка күчеп, «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшкә урнаша. Шамил шул мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары 1914 елда һөнәр училищесын тәмамлап, 1917 елгы Февраль вакыйгаларына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гурьевка туку фабрикасында слесарь булып эшли. Революцион рухлы эшчеләр арасында кайнау яшь егетнең дөньяга карашына хәлиткеч йогынты ясый. 1917 елның мартында ул большевиклар партия сафына баса һәм озакламый, партия оешмасының карары буенча Сызрань тимер юл депосына эшкә күчеп, РСДРП(б)ның Сызрань комитетына әгъза итеп сайлана. Шул елның җәендә Ш.Усманов патша армиясенә гаскәри хезмәткә алына һәм Октябрь вакыйгаларын, кулына корал тотып, баш күтәргән солдатларның алгы сафына басып каршылый, Октябрьнең беренче көннәреннән үк Идел буенда совет хакимиятен урнаштыру эшенә якыннан катнаша.

1917 елның ноябрендә Казан хәрби округы Ш.Усмановка фронтовик солдатлардан һәм Сызрань төбәге эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Сызрань партизаннарының беренче пулеметчылар отряды дип аталган һәм Ш.Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри берәмлек 1918 елның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта Оренбургтагы татар-башкорт кызылгвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үз иреклеләре белән кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 гыйнварында Оренбург шәһәрен Дутов гаскәриләреннән азат итә. Бу сугышчан поход вакытында Ш.Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби җитәкче итеп таныта.

1919 елның мартында Республика Хәрби-революцион советы Ш.Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябрендә ул Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.

1920–1925 еллар арасында Ш.Усманов Төркстан фронты Хәрби-революцион советы әгъзасы, Татарстан Республика Революцион комитеты секретаре, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында сәяси бүлек башлыгы һәм берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә.

1925 елның көзеннән 1926 елның августына кадәр Ш.Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, Ташкентка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында сәяси бүлек башлыгы булып хезмәт итә.

1927 елда Ш.Усманов хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм, өч елга якын Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе һәм радиостанция төзү буенча Республика Халык комиссарлары советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.

Ш.Усманов – әдәбият мәйданына турыдан-туры Гражданнар сугышы эченнән, совет хакимияте өчен көрәшкән кызыл гаскәриләр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары Гражданнар сугышының иң кызган чорында – 1919 елда языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.

1920 еллардан башлап Ш.Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Драма әсәрләре кебек, әдипнең хикәя һәм повестьлары да, нигездә, революция, Гражданнар сугышы, совет хакимияте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. Партизан кызның сугышчан батырлыгына багышланган «Ил кызы» (1923), кызыл командир белән шәфкать туташы арасындагы самими хисләрне романтик буяуларда сурәтләгән «Краском мәхәббәт» (1923), фронттагы кырыс чынбарлыкның аерым эпизодларын гәүдәләндергән «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (дүртесе дә 1927 елда язылган), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә («Эшче кызы Нина» (1922), «Фабрика анасы» (1926), «Таң» (1927), «Тиң түгелләр» (1927) һ.б.) революциягә кадәрге эшчеләр тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, төрле милләт эшчеләре арасында интернациональ дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы сурәтләнә.

Ш.Усманов 1923–1935 еллар арасында үзенең зур әсәре – «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясен эшли. Реаль тарихи фактларга нигезләнгән бу повестенда автор төрле милләт вәкилләреннән оешкан интернациональ кызыл гаскәр легионының Гражданнар сугышы чорындагы героик көрәш юлын сурәтли һәм шул киеренке, драматик шартларда көрәш дәрте белән янган кызыл гаскәриләрнең рухи бердәмлеген җанлы картиналар һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша күрсәтә.

Ш.Усмановның маҗара жанрында язылган һәм, укучылар арасында популярлык казанып, заманында үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән «Памирдан радио» исемле хыялый повесте да (1925) бар. Әсәрдә бер татар кызыл командирының Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшүе һәм, хыянәтче яласы аркасында чит илгә качарга мәҗбүр булып, Марокко җирләрендә колонизаторларга каршы баш күтәргән гарәп кабиләләренә юлбашчылык итүе һәм ахырда, туган иленә кайтып, хыянәтчеләрне фаш кылуы сурәтләнә.

Драматург буларак, Ш.Усмановның 1932 елда язылып, башкорт милли хәрәкәте идеологы Зәки Вәлидине һәм башка тарихи шәхесләрнең милли сәясәтен фаш итүне максат итеп куйган «Кичеккән фәрман» исемле пьесасы иң яхшы драма әсәрләренә уздырылган Бөтенсоюз конкурсында махсус билгеләп үтелә һәм сәхнәгә кую өчен театрларга тәкъдим ителә. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ул 1934–1935 елгы сезонда куела.

Ш.Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел – эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләр белән дә егерменче-утызынчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.

Шамил Усмановның шәхси язмышы аянычлы. Шәхес культы чорында, 1937 елның 7 апрелендә, ул бер гаепсезгә кулга алына, берничә ай Казанның Пләтән төрмәсендә һәм Черек Күл изоляторында утыра. Кайбер мәгълүматлар буенча, аны сорау алу вакытында НКВД жәлладлары кыйнап үтерәләр.

Илдә большевиклар хакимиятен урнаштыру юлында үзенең бөтен җаны-тәне белән хезмәт иткән Гражданнар сугышы каһарманы, дивизия комиссары, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ш.Усмановның гомере әнә шулай фаҗигале төгәлләнә.

Ш.Усманов – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Канлы көннәрдә: пьеса. – Казан: Мәркәз мөселман хәрби һәйәт нәшере, 1919. – 32 б.
Ил кызы: хикәя. – Казан: Яшь коммунистлар союзының Татарстан өлкә комитеты, 1923. – 56 б. – 2000 д.
Кызыл байрак астында: озын хикәя. – Казан: Татар. дәүл. нәшр. комбинаты, 1924. – 79 б. – 3000 д.
Бай кызы: пьеса. – Казан: Яңалиф, 1930. – 42 б. – 3000 д.
Шамил Госманов әсәрләре. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 413 б. – 5000 д.
Легион юлы (Тургай далаларында): повесть. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 200 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр: повестьлар, хикәяләр, пьесалар / кереш сүз авт. А.Гомәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 662 б. – 8000 д.
Сайланма әсәрләр: повестьлар, хикәяләр, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 504 б. – 9000 д.
Повестьлар һәм хикәяләр / кереш сүз авт. А.Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 368 б. – 15000 д.
Кичеккән фәрман: повесть, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 272 б. – 18000 д.

* * *
Рассказы / пер. с татар. Г.Шариповой; вступит. статья И.Бороздина. – М.-Л.: Госиздат, 1930. – 144 с. – 4000 экз.
Страна родная (Рупор): пьеса / пер. с татар. автора. – М.: Центр. бюро по распростр. драм. продукций, 1935. – 47 с. – 1150 экз.
Запоздалый приказ (Страна родная): пьеса. – М.: Худож. лит., 1936. – 115 с. – 3000 экз.
Путь Легиона: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 288 с. – 15000 экз.
Путь Легиона: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 387 с. – 150000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Яхин А. Шамил Усманов (1898–1938): тормышы һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге турында документаль очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 40 б.
Усманов Ш. Беренче адым // Казан утлары. – 1978. – № 12. – 132–137 б.
Шамил Усманов көндәлегеннән // Казан утлары. – 1994. – № 11. – 154–169 б.
Баһаветдинова Д. Әдипнең әманәте // Мәдәни җомга. – 1999. – 1 гыйнв.
Гыйззәтуллин И. Язучы-каһарман // Казан утлары. – 1999. – № 7. – 158–163 б.
Мостафин Р. Шамил Усманов турында өч риваять // Казан утлары. – 1999. – № 7. – 155–159 б.

* * *
Сагайдак А. Глазами памяти. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 200 с.
Мустафин Р. Смерть комиссара: три легенды о Ш.Усманове // Респ. Татарстан. – 1997. – 25 дек.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»