поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

УРМАНЧЕ ФАТИХ

Фольклорчы галим Фатих Урманче (Фатих Ибраһим улы Урманчеев) 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк дигән кечкенә генә татар авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. 1955 елда Омск шәһәрендәге Казакъ педагогия училищесын, 1960 елда Омск дәүләт педагогия институтының киңәйтелгән тарих һәм филология факультетын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновски авылы урта мәктәбендә ике елга якын тарих, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1962 елда махсус чакыру буенча Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965–1969 елларда шул ук институтның халык иҗаты һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елда «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969–1971 елларда ул – Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында әүвәл – ассистент, соңыннан – укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән Ф.Урманче Алабуга педагогия институтында: дүрт ел институтның читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән уку-укыту эшләре буенча институт проректоры вазифаларын башкара. 1980–1984 елларда Венгриядә махсус командировкада булып, Эгер шәһәрендәге педагогия институтында венгр (мадьяр) студентларына рус әдәбияты тарихын укыта. 1984 елның җәендә яңадан Алабугага кайтып, институттагы педагоглык эшен дәвам иттерә; 1989 елда Ташкентта докторлык диссертациясе яклап, 1990 елда әдәбият кафедрасы профессоры дигән гыйльми исем ала.

1992 елның җәендә Фатих Урманчены Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына (1996 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) Халык иҗаты бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. Хәзерге көндә дә ул шул хезмәтендә.

Фатих Урманченың фольклористикага караган беренче фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре көндәлек матбугатта, гыйльми басмаларда узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. Фольклорчы галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә.

Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып торса да, аны язма әдәбият, этнография, тарих мәсьәләләре дә тирәнтен кызыксындыра. Ләкин бу мәсьәләләрне ул һәрвакыт фольклор белән тыгыз бәйләнештә тикшерә һәм фәндә яңа сүз булып кабул ителердәй кызыклы нәтиҗәләр ясый. Аны һич икеләнмичә татар фольклористикасында яңа фәнни бер юнәлешкә – тарихи-этнографик юнәлешкә нигез салучы дип тәкъдир итәргә мөмкин.

Ф.Урманче – аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.

Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996), Халыкара төрки академия академигы.

Ф.Урманче – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Халык авазы: татар халык бәетләре тарихыннан очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 128 б. – 2500 д.
Дастаннарга лаек замана: борынгы фольклор, хәзерге поэзия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 222 б. – 2800 д.
Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 174 б. – 5000 д.
Татар халык иҗаты: югары уку йортлары һәм көллиятләр өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 335 б. – 2000 д.
Борынгы миф һәм бүгенге шигырь: Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш. – Казан: РИЦ Школа, 2002. – 260 б. – 500 д.

* * *
Эпические сказания татарского народа: сравнительно-исторические очерки. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1980. – 120 с. – 5100 экз.
Героический эпос татарского народа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 310 с. – 3300 экз.
По следам Белого волка: ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен. – Казань: ИЯЛИ, 1994. – 125 с. – 500 экз.
Волшебный клубок: Муса Джалиль и народное творчество. – Казань: ИЯЛИ, 1995. – 184 с. – 500 экз.
Народный эпос «Идегей». – Казань: Фэн, 1999. – 198 с. – 1000 экз.
Лиро-эпос татар Среднего Поволжья: основные проблемы изучения баитов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 256 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гарифуллина Ф. Өйрәнәсе бар әле // Соц. Татарстан. – 1975. – 17 гыйнв.
Хәким С. Халык хәзинәләрен ачучы // Казан утлары. – 1986. – № 5. – 131 б.
Әмирхан Р. Легендалар рухын тергезеп // Шәһри Казан. – 1988. – 22 май.
Җамалетдин Л. «Умеешь»тан башланган галим // Ватаным Татарстан. – 1996. – 29 май.
Ибраһимова Л. Дастаннарда халык язмышы // Казан утлары. – 2000. – № 10. – 167–170 б.
Рамазанова Д. Татар халык иҗатыннан – беренче дәреслек // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 100–105 б.

* * *
Махмутов Х. Первая монография об эпосе «Идегей» // Науч. Татарстан. – 2000. – № 1. – С. 94–95.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»