поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

УКМАСЫЙ МИРГАЗИЗ

(1884–1948)

Беренче рус революциясе чорында әдәбият мәйданына чыгып, шигъри әсәрләре белән татар поэзиясендә үзенчәлекле эз калдырган татар язучыларыннан берсе Миргазиз Габделкаюм улы Укмасый (Зәбиров) 1884 елың 14 июнендә Казан губернасының Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы) Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авылларындагы мәхәллә мәктәбендә һәм Мамадыш өязенең Сатыш авылы мәдрәсәсендә белем ала, аннары Казанның мәшһүр мәдрәсәләреннән берсе «Мөхәммәдия»дә укый. 1908 елда укуын тәмамлагач, төрле төбәкләрдә мөгаллим булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында М.Укмасый патша армиясенә алынып, Кострома шәһәрендә гаскәри мулла булып хезмәт итә, 1917 елгы Февраль революциясен дә шунда каршылый, ә Октябрь вакыйгаларыннан соң Казанга кайтып, 1918–1920 елларда шәһәрнең мәгариф оешмаларында эшли, «Эшче» газетасына языша, аннары, авылда әти-әнисе вафат булу сәбәпле, хуҗасыз калган йорт-җирне карау өчен Кече Укмаска кайтырга мәҗбүр булып, анда ике еллап авыл мулласы вазифаларын башкара, бер үк вакытта крәстиян хезмәте белән шөгыльләнә. Егерменче елларның ахырларында исә хосусый хуҗалыкларны көчләп күмәкләштерү һәм шуңа бәйле рәвештә таза тормышлы крәстияннәрне («кулаклар»ны), дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, моның кәсафәте М.Укмасыйны да читләтеп үтми. 1931 елның 7 июнендә аны «авылда контрреволюцион чыгышлар оештыручы» сыйфатында кулга алалар һәм шул елның 29 августында ГПУ өчлеге әдипне сигез елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгара. Дөрес, бераздан, шул ук елның сентябрендә, бу карар шартлы хөкем белән алыштырыла.

Шушы хәлләрдән соң М.Укмасый, ике кызын ияртеп (хатыны инде вафат булган була), туган авылын ташлап, Яшел Үзән шәһәренә барып урнаша. Анда әүвәл ФЗӨ мәктәбендә, аннары Норлаттагы урта мәктәптә укыта. Утызынчы елларның ахырларында ул Казанга күченә һәм Казан медицина институтында балта остасы булып эшләп йөри. Гомеренең соңгы елларын М.Укмасый Югары Осландагы картлар йортында яшәп уздыра һәм 1948 елның көзендә шунда вафат була.

М.Укмасый 1903 елларда ук шигырьләр язарга керешә, әмма матбугатта аның шигырьләре фәкать 1905 елдан соң, ягъни татар телендә көндәлек матбугат туганнан соң гына күренә башлый. 1906 елда шагыйрьнең халыкны белем алырга, һөнәрләр үзләштерергә өндәп язган үгет-нәсихәт рухындагы шигырьләре «Хатирә, яки дусларыма сүзләрем» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Соңга таба ул, шигырь язудагы дидактизм алымнарыннан арына барып, милләтнең тормыш-көнкүрешен, туган җир табигатен халык җырларына хас гадел, җиңел аңлаешлы образлар һәм сурәтләр аша лирик-эмоциональ тәэсир көченә ия булган шигырьләр иҗат итүгә игътибарын юнәлтә. Аның «Алданма кызыл алмага» (1907), «Миргазиз Укмасый шигырьләре» (1909), «Укмасый шигырьләре» (1912), «Өмид йолдызым» (1912) кебек шигъри җыентыклары заманында халык арасында яратып укыла һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан да уңай бәяләнә.

Автобиографик язмаларыннан күренгәнчә, М.Укмасый «Хәлифәлек өчен көрәш» исемле пьеса (1917 елда «Сәйяр» сәхнәгә куя), «Саҗидә хәяты» дигән проза әсәре, «Гасырлар эзеннән» дигән поэма да яза, ләкин аларның кулъязмалары югалуга дучар ителә.

М.Укмасый халык иҗаты әсәрләрен җыйнау һәм бастырып чыгару эше белән дә шөгыльләнә. 1912 елда аның «Көйләр тарихы вә җырлар» исемендә аерым-аерым биш кисәктән торган китаплары басылып чыга.

М.Укмасый – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алданма кызыл алмага. – Казан (?), 1907.
Миргазиз Укмасый шигырьләре. – Казан (?), 1909.
Укмасый шигырьләре. – Казан (?), 1912.
Өмид йолдызым. – Казан (?), 1912.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 120 б. – 2700 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәмиев З. Авыр язмышлы шагыйрь // Татарстан. – 1994. – № 5–6. – 105–106 б.
Мәһдиев М. Кара тарихтан бер ләүхә // Казан утлары. – 1994. – № 12. – 169–171 б.
Рәмиев З. Белерләрме: җиһанда мин дә улган... // Мәдәни җомга. – 1996. – 22 нояб.
Сафин Ф. Кече Укмаска сәяхәт // Казан утлары. – 1999. – № 11. – 140–148 б.
Рәмиев З. Кече Укмастан чыккан олы шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 2004. – 3 сент.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»