|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ТЫЧКАН«Кайсы җиһаз җәнлек исемен йөртә?» дигән сорауга, әлбәттә, тычкан (мышка) дип җавап бирерсез. Дөрес, компьютерга командаларны аннан башка да биреп була, әмма тычкан эшне бик күпкә җиңеләйтә. Бу җиһаз, чыннан да, тычкан кадәр генә. «Койрыгы» да бар. Ул система блогына тоташа. Гадәттә, тычканны өстәл буйлап уң кул белән шудырып йөртәләр. Ул өстәлдә кайсы гына якка юнәлсә дә, мониторда кечкенә генә ук аның артыннан калмый. Шул ук компьютерга нинди команда бирәсен сайлый да инде. Соңыннан, төймәгә басып, бу команданы җибәрергә дип әмер бирәбез. Гадәттә, тычканның ике төймәсе була. Әмма 1, 3, 4, 5 төймәлеләре дә очрый. Зур документлар карауны җиңеләйтү өчен, кайберләрендә кечкенә генә тәгәрмәч куелган. Аны скроллинг диләр. Күп кенә тычканнарның астында шарчык бар. Заманчарак төрләрендә аны лазерсыман ут алыштыра. Аларын «оптик тычкан» дип атыйлар. |
Иң күп укылган
|