поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТУКТАРОВ ИДРИС

(1896–1982)

Язучы Идрис Ильяс улы Туктаров 1896 елның 20 сентябрендә (яңа стиль белән 2 октябрьдә) Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы (Балышлы) авылында крәстиян гаиләсендә туа. Җирсезлектән һәм фәкыйрьлектән интеккән Ильяс агай, төпчек улы туып күп тә үтмәстән, бөтен гаиләсе белән Уралдагы Кучкар алтын приискаларына күчеп китә. Ун яше тулгач, Идрис тә приискада эшли башлый. Бер үк вакытта ул Кучкар бистәсендәге өч класслы рус мәктәбендә, аннары Уфага барып дүрт класслы һөнәр училищесында укый. 1915 елда училищены тәмамлагач, Кучкарга кайтып, приискадагы хезмәтен дәвам иттерә. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми: шул елның көзендә аны патша армиясенә алалар. Февраль революциясенә кадәр ике еллап аңа гади солдат сыйфатында Беренче империалистик сугышның хәтәр юлларын кичәргә туры килә. 1917 елның февралендә, Россиядә патша тәхеттән төшерелгәч кенә ул, фронтны ташлап, яңадан Кучкарга кайта һәм китапханәче булып эшкә урнаша.

Гражданнар сугышы чорында, 1919 елның гыйнварында, Кучкарга бәреп кергән акгвардиячеләр, Колчакка каршы агитация алып баруда гаепләп, Идрис Туктаровны Чиләбе төрмәсенә илтеп ябалар, аннан «үлем эшелоны» белән Ерак Көнчыгышка озаталар. Владивосток төрмәсеннән аны 1920 елның февралендә кызыл партизаннар азат итә.

1920–1922 елларда И.Туктаров, үз ирке белән Кызыл Армиягә язылып, Ерак Көнчыгышта акгвардиячеләргә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гаскәри хезмәтен тәмамлагач, 1923–1924 елларда Чиләбе шәһәрендә – китапханә һәм клуб мөдире, аннары 1924 елның апреленнән 1932 елның августына кадәр Екатеринбург шәһәрендә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасы һәм «Шәпи агай» дигән көлке журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1932–1935 елларда И.Туктаров – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтны тәмамлагач, әүвәл Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә рабфакта һәм ФЗӨ дә укыта, аннары 1941–1943 елларда Казанда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә корректор хезмәтендә була. 1943 елның маенда фронтка китеп, 1945 елның октябренә кадәр артиллерия гаскәрләрендә гади солдат булып хезмәт итә, Совет Армиясе белән Германия җирләренә кадәр сугышчан юл уза.

Сугыштан соң И.Туктаров ике ел Киевта яши һәм су көймәләре төзүчеләр техникумында укытучы һәм индустриаль техникумда китапханәче булып эшли. 1947 елның октябрендә Яшел Үзән шәһәренә кайтып, 1953 елның ахырына кадәр шәһәр үзәк китапханәсендә китапханәче һәм мөдир вазифаларын башкара, 1953–1958 елларда исә күптиражлы газета редакциясенең татарча дубляжында тәрҗемәче булып хезмәт итә.

Идрис Туктаров 1924 елда яза башлый. Башта әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап карый, ахырда проза жанрын сайлый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында уңыш казана. Аның эшчеләр тормышын, патша армиясендәге солдат хезмәтен һәм Гражданнар сугышы эпизодларын гәүдәләндергән «Бала туды», «Чикерткә», «Тоткын скрипкәче», «Үлем эшелоны», «Партизаннар», «Хәсән солдатның үлеме», «Гыйльметдин солдат вакыйгасы», «Талаш», «Илле сум» кебек хикәяләре вакыйга-сюжетларының тормышчан кырыслыгы һәм үзенчәлекле кеше типлары белән истә кала. 1930 елда әдип үзенең беренче күләмле әсәрен – «Сиксән беренче штольня» дигән повестен язып тәмамлый. Сәнгатьчә эшләнешендә әле аерым кимчелекләр булуга карамастан, бу повесть утызынчы еллар татар совет әдәбиятында күмер сәнәгате эшчеләре тормышын һәм хезмәтен гәүдәләндергән беренче зур проза әсәре буларак әдәби тәнкыйтьтә уңай яктан бәяләнә. Аерым китап һәм җыентык рәвешендә әсәрнең татар телендә өч басмасы дөнья күрә (1932, 1937, 1941).

И.Туктаровның әсәрләре, кагыйдә буларак, үзе яхшы белгән, үз башыннан кичергән тормыш материалына нигезләнеп язылганнар. Аның озак еллар буе эшләгән һәм 1964 елда нәшер ителгән «Ике егет» исемле романында да биографик моментлар аз түгел. Әсәрдә патша заманында караңгы шахта базларында авыр хезмәттә иза чигеп, соңыннан революцион көрәш юлына аяк баскан һәм, шул юлда ихтыярларын чыныктыра-чыныктыра, яңа тормыш шартларында алдынгы эшчеләр булып җитешкән ике егетнең гыйбрәтле язмышы сурәтләнә.

Сугыштан соңгы иҗат гомерендә И.Туктаров күбрәк балалар әдәбияты өлкәсендә эшли. Аның балалар өчен язган нәни хикәяләре, нәсер һәм әкиятләре тупланган дистәгә якын китапчыгы басылып чыга.

И.Туктаровның әдәби мирасында тәрҗемә китаплар да бар. Аерым алганда, ул рус язучыларыннан А.Куприн хикәяләрен («Ак пудель», 1950), И.Ликстановның «Малышок» («Бәләкәй малай», 1950) повестен, А.Волошинның «Земля кузнецкая» («Кузнецк җире») романын, немец язучысы В.Бредельнең «Болотные солдаты» («Сазлык солдатлары») исемле әсәрен русчадан татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1982 елның 20 октябрендә сиксән җиденче яшендә Яшел Үзән шәһәрендә вафат була.

И.Туктаров – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Партизаннар: хикәяләр. – М.: Центриздат, 1931. – 46 б. – 7000 д.
Сиксән беренче штольня: хикәя. – Казан: Татиздат, 1932. – 104 б. – 7000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 187 б. – 7000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 167 б. – 5070 д.
Нәни хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 18 б. – 10000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 54 б. – 5065 д.
Букет: нәни хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 12 б. – 20000 д.
Алма: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 10 б. – 30000 д.
Ике егет: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 232 б. – 15000 д.
Батырлыкта – матурлык: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 55 б. – 24000 д.
Таныш тургайлар: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 32 б. – 8000 д.
Батырлыкта – матурлык: хикәя, нәсер, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 64 б. – 10000 д.
Ике егет: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 222 б. – 10000 д.

* * *
Геройство – это здорово! / пер. с татар. Л.Файзуллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 36 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәт А. Хөрмәтле язучыбыз // Казан утлары. – 1971. – № 10. – 182–184 б.
Ханзафаров Н. Өлкән әдип // Соц. Татарстан. – 1976. – 19 сент.
Ихсанова Л. Ир язмышы // Казан утлары. – 1976. – № 9. – 186–187 б.
Халиков Х. Һаман истә // Шәһри Казан. – 1996. – 6 сент.
Ихсанова В. Соңгы мәхәббәт // Ватаным Татарстан. – 1996. – 21 сент.
Сабиров С. Кәләпүшсез булсын тәрҗемәң… // Сабантуй. – 1996. – 21 сент.
Ганиев Р. Яшел Үзәндә аның исеме җуелмас // Яшел Үзән. – 1996. – 21 сент.
Сәйфетдинов Р. Аның гомере – кешеләр өчен яшәү үрнәге иде // Яшел Үзән. – 1996. – 21 сент.
Ганиев Р. Идрис Туктаровның тууына 105 ел // Яшел Үзән. – 2001. – 14 сент.

* * *
Давыдов Э. Юбилей писателя-бойца // Сов. Татария. – 1956. – 21 сент.
Гиниятуллин Г. На трудовом посту // Сов. Татария. – 1971. – 18 сент.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»