|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Тәрәзәмне боз каплады (Гөлнара Тимерҗанова)Тәрәзәмне боз каплады
Кышка керәм ялгызым.
Боздан ясалган чәчәкләр
Бүләк итә язмышым.
Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел, ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.
Боздай салкын чәчәкләрне
Тыным белән эретәм.
Җылыга түзми, боз эри,
Ә син эрерсең микән?
Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел, ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.
Сагыш белән тулы күңелем
Үкенү хисе чиксез.
Салкын чәчәкләргә карап
Өзгәләнәм мин синсез.
Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел, ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм. |
Иң күп укылган
|