поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТОЛЫМБАЙ ГОМӘР

(1900–1938)

Күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбай, Гумир Толымбайский (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстанның Буа районы Толымбай (Адав-Толымбай) авылында туа. Әтисе Җәләлетдин, нәселләрендәге традициягә тугры калып, егерме биш ел муллалыкка укып кайтса да, әти-әнисен ялгыз калдырырга теләмәгәнлектән, чит авылга мулла булып китүдән баш тарта һәм авылларында гади игенче булып яшәп кала. Габделхак уналты яшенә кадәр туган авылы һәм Буа мәдрәсәләрендә укый. 1916 елда, укуын ташлап, Петроградка китә һәм 1917 елгы Февраль революциясен шунда йөк ташучы булып каршылый. Шул елның җәендә туган авылына кайтып, Октябрь көннәрендә крәстияннәрнең җир даулау көрәшләрендә катнаша. 1918 елда күрше Бикмураз авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Унөч яшеннән үк төрле кешеләргә гаилә хатлары, мәхәббәт, солдат хатлары язып каләм шомарткан һәм әдәбиятка тартылып үскән егет инде бу елларда иҗат эше белән ныклабрак кызыксына башлый: ул шигырьләр яза, драматургиядә көчен сынап карый. Сембер (Ульяновск) шәһәрендә большевистик «Таң» газетасында беренче шигырьләрен бастыра. 1919 елда, шул вакыттагы тормыштан алып, ике пәрдәлек пьеса яза, һәм ул Буа сәхнәсендә уйнала.

Гражданнар сугышы чорында Г.Толымбай үз теләге белән Кызыл Армия сафына басып, Көнбатыш фронтта ак полякларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, яралана. Армиядән кайткач, бөтен көч-сәләтен яңа туып килгән татар совет матбугатын һәм әдәбиятын үстерүгә юнәлтә. Егерменче еллар башында Казан көндәлек матбугатында, бигрәк тә «Безнең юл» журналында «Г.Толымбай» имзасы белән бер-бер артлы басылган сугышчан рухлы полемик мәкаләләр һәм агитацион характердагы әдәби әсәрләр аны тиз арада яшь әдәби көчләрнең берсе итеп таныта. Ул шулай ук бу елларда нык җәелеп киткән әдәби агымнар көрәшендә дә актив катнаша. В.Маяковский җитәкчелегендә төзелгән «Лев»ка («Левый фронт искусства») ияреп, татар әдәбиятында «Сулф» («Сул фронт») әдәби берлеген оештыручыларның берсе була.

Башта ТААП, аннан соң Совет язучылары берлеге әгъзасы булган Толымбай бу елларда үзенең белемен күтәрү юлында күп эшли. 1924–1927 елларда Коммунистлар университетында укый. 1926 елдан Академик Үзәкнең фәнни-тикшеренү эшләрендә актив катнаша. 1929–1931 елларда Шәрык педагогика институтында гыйльми эш алып бара. Мәскәүдә кызыл профессорлар әзерләү өчен ачылган әдәбият институтын тәмамлап (1931–1934), профессор исемен ала. Казан дәүләт педагогика институтында, марксизм-ленинизм мәктәбендә укытуы совет учреждениеләрендә эшләве белән бергә үрелеп бара. 1927 елдан ул «Гажур» нәшриятында – мөхәррир урынбасары, «Крәстиян» газетасында – мөхәррир, 1936 елдан Татарстан дәүләт нәшрияты матур әдәбият секторында мөдир булып эшли.

Мәгълүм ки, 1937 ел – совет режимы оештырган репрессияләрнең иң котырган вакыты. Режим совет хөкүмәте идеологиясенә һәм сәясәтенә ихлас бирелеп хезмәт иткән күренекле каләм ияләренә дә мәрхәмәт күрсәтми. Шушы рәхимсез дәүләт террорына Гомәр Толымбай да килеп эләгә. Шомлы 1937 елның 8 июнендә ул кулга алына. 1938 елның май аена кадәр Г.Толымбай Казанның Пләтән төрмәсендә утыра. Кайбер каләмдәшләре әйтүенә караганда, ул бер елга якын дәвам иткән сорау алулар вакытындагы җәза-кыйналулар нәтиҗәсендә акылыннан яза, ә шул елның 8 маенда аны ашыгыч суд карары белән атып үтерәләр.

Г.Толымбайның дистә ярым елга сузылган иҗат гомерендә утыз өч китабы басылып чыга. Психологик хикәя остасы буларак, әдип бигрәк тә егерменче-утызынчы еллардагы авыл, крәстиян тормышына багышланган әсәрләре, аларда тасвирланган тирән социаль үзгәрешләр, үзенчәлекле характерлар, советлаштыру һәм колхозлаштыру барышының каһарманнары психикасына ясаган тетрәнүле, каршылыклы кичерешләр алып килүен күрсәтүе белән кызыклы.

«Нигә кыр үрдәге булмаганнар» (1927), «Читән буе» (1928), «Кара такта алдында» (1930) кебек газаплы җан яшәешен кабатланмас образларда гәүдәләндергән хикәяләре белән автор яңа совет чоры әдәбиятының кабат классик дәрәҗәгә күтәрелүен исбатлый.

«Фамилия ясаучылар» (1926), «Әтәчләр сугышы» (1928) кебек хикәяләрендә без аның талантлы юмор остасы булуын һәм үзе яшәгән яңа совет җәмгыяте казанышларын үтергеч сатира утына алуын күрәбез.

Г.Толымбайның язу стиле татар халкының җанлы сөйләм теленә нигезләнеп, мәкальләр, әйтемнәр, халыкчан гыйбарәләр, инверсияләр һәм юмор-сатира элементлары белән мул сугарыла. Әсәрләрендә шулай ук этнографик бизәкләргә дә киң урын бирелә. Әнә шундый хәрәкәтчән-сыгылмалы тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә автор төрле катлау кешеләренең үзләренә генә хас тормыш рәвешләрен, характер үзенчәлекләрен ачуга ирешә.

Г.Толымбайның 1930 елда чыккан икетомлыгына язган кереш сүзендә күренекле әдәбият галиме Г.Нигъмәти, әдип иҗатына югары бәя биргәннән соң, язучының «әсәрләрендә сыйнфый көрәшне тиешле дәрәҗәдә чагылдырганы юк әле» дип кимчелеген дә күрсәтеп уза. Моннан соң язылган әсәрләрендә инде бу «кимчелек» шактый гына төзәтелә – авторның 1932 елда «Түбән Елгада», 1933 елда «Куян солдат» повестьлары басылып чыга. Әдипнең утызынчы елларда язылган – сыйнфыйлыгы тәмам урынына куелып беткән яки бетә язган әсәрләре ул чор тәнкыйтенең генә түгел, безнең чор тәнкыйтендә дә автор иҗатының иң югары ноктасы итеп каралып килә, әдәбият укыту программаларына да ни өчендер соңгы елларгача нәкъ менә шул әсәрләре кертелә. Язучы иҗатына гомум бәя дә, әлбәттә, шулар дәрәҗәсеннән чыгып бирелә.

Әмма, бәхеткә каршы, Г.Толымбайның таланты мондый тар сыйнфый-социаль кысалар белән генә чикләнеп калмаган. Ул гына да түгел, заманының нинди заман булуы хакында ул шактый ачык итеп үз фикерен дә әйтеп калдыра.

Г.Толымбай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, системага салу һәм аларны фәнни яктан тикшерү өлкәсендә дә гаять нәтиҗәле эш алып бара. Бу темага ул күп кенә теоретик-методологик мәкаләләр һәм фольклорның язма әдәбият белән багланышын өйрәнүгә караган «Тукай һәм халык әдәбияты» исемле китабын (1930) бастыра. Әдип бигрәк тә татар фольклорының үзенчәлекле жанрлары саналган җырларны һәм бәетләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге язучы буларак, алда әйтелгән тар идеология кысаларына килеп терәлгәч, аеруча киң җәелеп китә. Ул электән үк җыеп килгән бәетләрне тулыландырып, бергә туплап, 1935 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. 1936 елда әкият җыю эшенә керешә. Экспедицияләргә йөреп, илле бер әкият язып ала. Шуларның утыздан артыгы бүгенге көндә дә сайланма әкиятләр рәтендә кат-кат басылып килә. Аның балалар фольклорын өйрәнүгә караган хезмәтләре дә аерым игътибарга лаек.

Г.Толымбай татар театры тарихына «Баҗайлар» исемле пьесасы белән кереп кала. Бу әсәре «Сәйяр» труппасы тарафыннан 1925 елда сәхнәләштерелә. Әмма пьеса үзе матбугатта басылмый кала.

Г.Толымбай – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Г.Толымбай әсәрләре. – 1 кисәк. – хикәяләр. – Казан: Яңалиф, 1929. –176 б. – 5000 д.
Г.Толымбай әсәрләре. – 2 китап / кереш сүз авт. Г.Нигъмәти. – Казан: Яңалиф, 1930. –159 б. – 3000 д.
Хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Х.Хисмәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 288 б. – 8000 д.
Түбән Елгада: хикәяләр, повестьлар / төз. Р.Кукушкин; кереш сүз авт. Х.Хисмәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 256 б. – 13000 д.
Сайланма әсәрләр / төз., кереш сүз авт. Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. –351 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйззәтуллин Н. Толымбай – хикәяче // Н.Гыйззәтуллин. Әдәбият һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 41–53 б.
Рахмани Р. Без әле кая барабыз?.. // Соц. Татарстан. – 1990. – 19 авг.
Мостафин Р. Олы әдипме, «кызыл кыңгырау»мы? // Шәһри Казан. – 1998. – 29 май.
Рахмани Р. Җитмеш елдан соң очрашу // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 101 б.
Галиева Э. Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе. – Казан: Фән, 2002. – 210–215 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»