поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТӨХФӘТУЛЛИН РАФАИЛ

(1924–1994)

Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Газиз абзый укытучы буларак еш кына авылдан авылга күчеп йөргәнлектән, Рафаилнең балачагы һәм мәктәп еллары да әүвәл – Яңа Иябашта, аннан – Күлле Кимедә (Әтнә районы), соңыннан Кышкарда (Арча районы) уза.

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Р.Төхфәтуллин Донбасска китеп Горловка дигән шәһәрнең ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә укый. 1941 елның октябрендә эвакуация тәртибендә туган якларына кайта һәм унынчы сыйныфта укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта, кыска сроклы курсларга йөреп, тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1942 елның августында Р.Төхфәтуллин армиягә алына һәм, алты ай чамасы хәрби училищеда әзерлек курсы үткәннән соң, фронтка җибәрелә. Башта – пулеметчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында ул Брянск, Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. Ниһаять, 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителеп, Р.Төхфәтуллин туган авылына кайта. Шул елдан алып 1957 елның көзенә кадәр ул Яңа Кенәрдә чыга торган Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь булып эшли. 1957–1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларда укый.

Курсларны тәмамлап Татарстанга кайткач, Р.Төхфәтуллин профессионал язучы сыйфатында гомеренең ахыргы көннәренә кадәр республиканың нефть мәркәзе Әлмәт шәһәрендә төпләнеп яши.

Р.Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Гомумән, шул вакыттан бирле узган кырык елга якын вакыт эчендә әдип унлап повесть, йөздән артык хикәя һәм очерк, татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә өч дистәдән артык китап бастырып чыгара.

Язучының күпчелек әсәрләрендә сугыш еллары һәм сугыштан соңгы татар авылының тормыш хәле сурәтләнә, шул кырыс һәм катлаулы чорга хас чынбарлык күренешләре, кеше язмышлары, җиргә, табигатькә, хезмәткә, яшәешкә мөнәсәбәттә авыл кешеләренең кызыклы, үзенчәлекле һәм гыйбрәтле милли характерлары ачыла, дөньяга карашлары, холык-фигыльләре сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Әдипнең күп кенә хикәяләре, «Йолдызым» (1962), «Тамчылар ни сөйли» (1964), «Җиләкле аланнар» (1969), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) кебек повестьлары һәм бигрәк тә иҗатының башлангыч чорында ук язылган «Авылдашым Нәби» повесте (1957) үз заманында татар прозасына яңа аһәңнәр, төсмерләр, яңа сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәрләр буларак бәяләнәләр.

1959 елдан нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә – нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, аның әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле һөнәр, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә. «Тегермән буасы» (1966), «Давыл чәчәге» (1968), «Бәр барабанны!» (1970), «Бөтнек үләне исе» (1972), «Үз гөлем» (1973), «Кар күзе» (1976) кебек хикәяләр, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәте турындагы «Агымсу» (1967), истәлекләр характерында язылган «Җиләкле аланнар» (1969), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) исемле повестьлар – шуның ачык мисаллары.

Рус теленнән тыш Р.Төхфәтуллинның аерым әсәрләре күмәк җыентыкларда казакъ, үзбәк, каракалпак, чуаш, башкорт телләрендә, ә «Җиләкле аланнар» исемле повесте чит илләр өчен чыгарыла торган «Советская литература» («Совет әдәбияты») журналының 1974 елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла.

Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Төхфәтуллин 1974 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 1994 елның 18 июлендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Р.Төхфәтуллин – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таныш гөрелте: хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 71 б. – 5000 д.
Авылым хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 220 б. – 7000 д.
Алтын куллар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 30 б. – 12000 д
Алмагачлы юл: хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 80 б. – 8000 д
Йолдызым: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 264 б. – 15000 д.
Тамчылар ни сөйли?: повесть-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 240 б. – 11000 д.
Еллар авазы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 254 б. – 13000 д.
Җиләкле аланнар: истәлек-хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 64 б. – 8000 д.
Хикәяләр һәм повестьлар / кереш сүз авт. Ф.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 398 б. – 11000 д.
Акбүз ат: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 184 б. – 13000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982–1983. – 15000 д.
1 т.: хикәяләр, повестьлар. – 1982. – 400 б.
2 т.: повестьлар. – 1983. – 392 б.
Кичке бакча: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 224 б. – 8000 д.
Зәңгәр җилкән: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 175 б. – 15000 д.
Ничек дәү үсәргә?: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 20 б. – 3000 д.

* * *
В летний зной: рассказы / пер. с татар. В.Лукашевича. – М.: Мол. Гвардия, 1957. – 48 с. – 15000 экз.
Рассказы моей деревни / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1960. – 222 с. – 15000 экз.
Звезда моя: повесть / пер. с татар. И.Гиззатуллина. – М.: Сов. писатель, 1963. – 170 с. – 30000 экз.
Ягодные поляны: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Современник, 1973. – 149 с. – 100000 экз.
Звезда моя: повести / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 288 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бикчурин Ш. Әдәбият бакчасы // Татарстан яшләре. – 1974. – 3 гыйнв.
Хатипов Ф. Рафаил Төхфәтуллин повестьлары // Казан утлары. – 1974. – № 11. – 175–180 б.
Миңнуллин Ф. Үзенчәлекле талант // Сов. мәктәбе. – 1974. – № 12. – 14 б.
Миңнуллин Ф. Туган җир җылысы // Ф.Миңнуллин. Якты юллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 40–64 б.
Ахунов Г. Фидакарьлек // Соц. Татарстан. – 1983. – 31 дек.
Миңнуллин Ф., Нуруллин И., Сверигин Р. Туган җир җылысы // Казан утлары. – 1994. – № 1. – 165–167 б.
Вәлиуллин Р. Ул игелекле шәхес иде // Әлмәт таңнары. – 2004. – 17 гыйнв.

* * *
Мустафин Р. Лирическая струя // Р.Мустафин. Образ времени. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – С. 94–101.
Миннуллин Т. Своей дорогой // Сов. Татария. – 1974. – 13 янв.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»