|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. «ТЕТРИС»Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа илләре югары технологияләр өлкәсендә, һичшиксез, Россиядән бер башка югары тора. Әмма шунысы хак: дөньяның иң популяр компьютер уеннарының берсен рус кешесе уйлап чыгарган. Бу уенны сез дә яхшы беләсездер, ул — «Тетрис». Аны хәтта компьютер белән мавыкмаган кешеләр дә белә булса кирәк. |
Иң күп укылган
|