поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ТАРХАНОВА ФЛЕРА

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тугыз балалы ишле гаиләдә, җыр-музыка, шигърият культы хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнеп үсә. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1962 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1966-1970 елларда әүвәл — Чистай районының Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстанның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы булып эшли.

1970-1975 елларда Ф.Тарханова — Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар, ләкин гаиләгә бәйле сәбәпләр аркасында бер-ике елдан аңа аспирантурада укуын ташлап китәргә туры килә. Шуннан соң ул унике ел «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор хезмәтендә була.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Флера Тарханованың хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул әүвәл берникадәр вакыт «Шәһри Казан» газетасында — тәрҗемәче, аннары «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында аның күп кенә әдәби тәрҗемәләре, үзе язган очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга.

1995 елдан Ф.Тарханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында тәрҗемәче — баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе булып эшли. Татарстан Фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы буларак, ул терминнарны төгәл тәрҗемә итү, дөрес куллану, дөрес язу, аларны унификацияләү мәсьәләләренә кагылышлы гамәли эшләрдә якыннан катнаша. Ул — 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. Ф.Тарханова 2005 елда «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» дигән темага филология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Ф.Тарханова хәзерге вакытта лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Тәрҗемә өлкәсендә Ф.Тарханова, рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр тәрҗемә итү белән беррәттән, әдәби әсәрләрдән рус, украин, әзәрбайҗан язучыларының аерым хикәяләрен, Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын тәрҗемә итеп бастыра.

Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы. Тематик яктан шигырьләре әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрүләре белән үзенчәлекле. Аларда шулай ук милләт язмышы турында борчулы уйланулар, лиризм, ихлас хисләр белән сугарылган мәхәббәт, яшьлек темалары да үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрәнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Ул — 1995 елдан Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.

Ф.Тарханова — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Синең кайнар сулышың: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. —1126. — 2000 д.
Уңган кыз: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 166. — 5000 д.
Йөрәгемә ишерелгән серләр: шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. — Казан: Тагар, кит. нәшр., 2001. — 192 6. — 3000 д.
Серле дөнья: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 40 б. — 5000 д.
Өч каурый: шигъри әкият. — Казан: Мәгариф, 2003. — 166. — 3000 д.
Яшьлек эзем калган сукмаклар: шигырьләр, җырлар, поэмалар. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2005. — 224 б. — 5000 д.
Алтын уклар: әкият. — Казан: Мәгариф, 2007. — 39 б. — 3000 д.
Язмышлар язылганда: шигырьләр, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 2396. —2000 д.
Сәйфуллин-Михеева Г. Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр. — Казан: Идел-Пресс, 1997. — 94 б. — 20000 д. («Рассказы из жизни пророка Мухаммеда»)
Әхмәрова-Сәинова Д. Салих Сәйдәшев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. —2086. —2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а ю м о в М. Маякларда ут кабынды // Шәһри Казан. — 1997. — 17 нояб.
Тимбикова К. Монда без дә сандугач // Ватаным Татарстан. —1997. — 17 нояб.
Сөләйман С. Ана бәхете // Мәдәни җомга. — 2001. — 9 март.
Бәйрәмова Г. Урау юллар илтә бәхеткә... // Мәдәни җомга. — 2002. — 24 май.
Ю н ы с о в а А. Йөрәк тибеше // Ватаным Татарстан. — 2002. — 24 май.
Зөлфәт. ...диде сөйгән йөрәк...
Гыйматдинова Н. И йөрәгем! Сынауларга түзгәнеңә мең-мең рәхмәт! // Идел. — 2002. — № 7. — 69-71 б.
Г ат аш Р. Шигырьдә наз ияләре // Казан утлары. — 2002. — № 8. — 74-75 6.
Хәмидуллина Р. Нинди бәхет бары сөя белү! // Заман. — 2002. — 18 окт.
Низаметдинова М. Шигърияте ак чәчәкләр сыман // Татар иле. — 2002. — № 42 (окт.).

* * *
Хусаинов М. Луч солнца в ненастную погоду // Наши соотечественники — Ватандашлар (Москва). — 2001. — № 17.
А з и з о в Ф. Творческие встречи с Флерой Тархановой // Наши соотечественники — Ватандашлар (Москва). — 2001. — № 18.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

...Дистәләгән бала урынына
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә

Флёра Тарханова

Ялгыз өй

Өебезне сагынып кайткан идем –
Истәлекләр кабат яңарды.
Сагышлардан моңсу күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.

Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Баскан саен ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.

Үткәнемә үрелеп карар өчен
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп,
Сискәнүдән әллә нишләдем.

Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.

Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.

Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм, дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.

Бетеп бара татар авылы1
Туган авылыма кереп киләм –
Күңелемә ятты моңлы көй.
Тик моңнарым күчте әрнүләргә –
Авыл тулы нурсыз ялгыз өй.

Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең
Гөлләре юк тәрәз төбендә.
Йолдызлар да хәтта җемелдәми
Моңсыз калган авыл төнендә.

Җимерелеп яткан һәр нигезне
Тузан итә язмыш давылы.
Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар –
Бетеп бара татар авылы.

Бетеп бара авыл, бетеп бара,
Исеме калыр, бәлки, телләрдә...
Дистәләгән бала урынына
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә.

Нигез

"Татар дип танымыйлар бит,
шуңа киселә тамыр..."
(кайберәүләр авызыннан)

Милләт рухы бүген шактый таркау –
Кешесе аз иман тергезгән.
Бик күбесе тел һәм ил югалтты,
Тамырларын өзеп нигездән.

Үзәгенә балта чабу белән,
Сеңде алар башка халыкка.
Үз милләтен хәтта түбәнсетеп,
Яраклашты чит бер калыпка.

Танымыйлар, диеп, куркасы юк –
Горур булып калсак, танырлар.
Нигез тамырыңа үтеп кара –
Бик тирәндә безнең тамырлар.

Шул тамырлар чиксез киңлекләргә
Үрләгәндә меңгә уралып,
Тарихларда шаһит булып калган
Идел, Чулман, Укай, Уралы...

Бар да алар безнең төп нигездә –
Белмәгәннәр белеп торсыннар!
Катлам-катлам яткан шул җирләргә
Милли җаннар нигез корсыннар.

Җир ташланып, нигез җимерелсә,
Алар белән тел дә китәчәк.
Җире, теле беткән һәр милләтне
Җир хуҗалары кол итәчәк.

Баба җирен мирас итеп алып,
Колы булыйк тик бер Алланың.
Теләсә кемгә кушылып, рәнҗеттермик
Тамырдагы төркиләр канын.

Ныгытмасак борынгыдан килгән,
Бәгырьләргә тоташ тамырны,
Нигез корытып, телен "өзеп" аткан
Маңкорт халык яшәп калырмы?

Һич югалмас бөек татар халкы,
Дәрәҗәсен белеп яшьнәсә,
Нигезенә бәйләп тамырларын,
Җир хуҗасы булып яшәсә!

Уразай

Нәсел тамырлары Уразайга барып
тоташкан шәхесләр исеменнән
Кайтып киләм, диеп хәбәр салдым
Сыйпап үткән язгы җилләргә.
Урау юллар мине илтеп куйды
Бабаларым яткан җирләргә.

Уразайның төзек урамнарын
Яшел хәтфә үлән каплаган.
Борынгыда калган кан-кардәшләр
Шул урамнар буйлап атлаган.

Мәңгелеккә күчкән бабамнарның
Шәүләләрен хәтта күрәмен,
Чөнки алар рухы сеңеп калган
Изге җиргә басып киләмен.

Уразайның мәчетенә кереп,
Рухларына дога юлладым.
Кабер ташларына башым иеп,
Тарих кайтавазын тыңладым.

Нәселемнең тирән тамырлары
Берегеп калган шушы туфракка.
Хатирәләр салган эздән йөрдем –
Шул эз тарткан икән бу якка.

Еллар буе җыйган сагышымны
Уразайга кайтып тараттым.
Гасырлардан килгән халкы белән
Нәсел ядкәрләрен яңарттым.

Салагыш

Кояшлы яз алып килде
Салагыш дигән җиргә.
Бу кадәрле матурлыкны
Күргән юк иде бер дә.

Урамнарын ике яклап
Алмагачлар бизәгән.
Хуш исле шау чәчкәләре
Нур балкыта йөзләрдән.

Әй Салагыш, Салагыш!
Үз иттем мин бу якны:
Бөтен матурлыгы белән
Күңлемә кереп ятты.

Чиксез гүзәллеккә күмгән
Ямь-яшел бәпкә үлән.
Кич кергәч, капка төбендә
Гәпләшә күрше-күлән.

Авылы матур, халкы тырыш,
Балалары бигрәк тә:
Акыл өсти, белем җыя
Йөз еллык зур мәктәптә.

Әй Салагыш, Салагыш!
Күңелне басты сагыш:
Кабаттан очрашуларны
Насыйп итәрме язмыш?

Киек казлар кайта

Киек казлар кайта илләренә,
Кыйгачланып сафка тезелеп:
Көз киткәндә йөрәк-бәгырьләре
Кала һәр ел шунда өзелеп.

Каңгылдашып кайта кыр казлары,
Тавышлары – бәхет авазы.
Адаштырмый хәтта урау юллар:
Үзенә тарта илнең һавасы.

Кайсы кайта, кайсы ятып кала
Мәңгелеккә чит-ят җирләрдә.
Үз туфрагын сагынуын кайчак
Күтәралмый әле ирләр дә.

Ашыга-ашыга кайта кыр казлары
Туган җирен, күлен сагынып.
Җан сыкравы булган үз иленә
Хәтта казлар яши табынып.

Киек казлар кайта төркем-төркем...

Милләт бәйрәме

Иксез-чиксез болгар җирләрендә
Мәҗүсилек торган заманда
Сабан туен бәйрәм иткән халык.
Гасырлардан күчкән шушы бәйрәм
Дәвам итә әле һаман да.

Ир-егетләр, хәтта үсмер кызлар
Көч сынашкан һәр яз җыелып.
Бу бәйрәмгә килгән бер кеше дә
Утырмаган кара коелып.

Сикереп чыгып мәйдан уртасына
Бил алышкан олы-кечесе.
Җиңә алган бу көрәштә бары
Батырларның да иң көчлесе.

Сабантуй бит бәйге генә түгел,
Милләтемне бергә туплаучы.
Бәйрәм көндә милли горурлыктан
Һәр йөрәккә тама мең тамчы.

Менә тагын бергә җыелыштык
Көч сынашыр өчен бәйгедә.
Татарларның милли җыеннары
Шаулап, гөрләп үтә әле дә!

Болгар җире

Болгар җире – элгәрләрнең җире:
Җаннар гына түгел, тамыр бәйле
Алар рухы иңгән җир белән.
Әледән-әле яулар үткән саен
Болгар туфрагының һәр учмасы
Сугарылган кан һәм тир белән.

Татарларның бүгенгесе тоташ
Бакыйдагы угыз, кыпчакка...
Колак салсам тынып, мин аларның
Ничә катлам аша сыктауларын
Ишеткәндәй булам кайчакта.

Сыктый алар җирен югалтканга,
Кылычыннан үткәч башканың.
Ыңгыраша таптап киткән саен
Күмелеп яткан кабер ташларын,
Илен яклап чапкан яугирләрнең
Гарасатта салган башларын.

Хәрабәгә калган шәһри Болгар
Үткәннәрне оныттырмас өчен
Варисларын җыя барыбер.
Борынгылар корган хөр дәүләтне,
Күз алдына китереп, хет уйларда
Торгызсыннар диеп тагы бер.

Болгар җире – ата-баба җире:
Шунда безне мең дә йөз ел элек
Чын мөселман иткән бер Хода.
Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең
Рухларына барып җитсен иде
Изге җирдә кылган һәр дога.

Йөрәгем тулы яра

Бар нәрсәнең рәте китте –
Бу дөнья кая бара?
Җиргә иңгән затсызлыктан
Йөрәгем тулы яра.

Якын дус, кайчак туганның
Хөсеттән йөзе кара.
Иманның, деннең кимүе
Йөрәккә сыза яра.

Миллионлаган үксез бала
Хак юлдан чыгып бара.
Аларның язмышы сала
Йөрәккә тирән яра.

Үз милләтен санга сукмый,
Халкым читләшеп бара.
Шуңа җаным сыкравыннан
Йөрәгем тулы яра.

Тормышны җайлап барырга,
Милләтне саклап калырга,
Үксезне юлга салырга,
Мең ярадан арынырга
Кем ярдәм итә ала?

Сораулар җавапсыз кала –
Бу дөнья кая бара?
Әдәп күперләре яна –
Йөрәгем тулы яра.

Сәйдәш моңы

Сары сагыш били күңелемне,
Сәйдәш көен, җырын ишетсәм –
Милләт рухы иңгән һәммәбезгә
Аның моңы сеңде бишектән.

Ул көйләрне гасыр дәвамында
Оркестр һәм баян гына түгел,
Күңел кыллары да уйнады.
Моңга сусау безнең йөрәкләрдә –
Милләт җаны аңа туймады.

Кызыл Байрак – җыр һәм моң чишмәсе,
Сәйдәш моңын шунда табасы.
Татар эзе яткан һәрбер җирдә
Салих Сәйдәш, Сара моңнарында
Үссен иде милләт баласы.

Каннарына яшьтән сеңеп калса,
Бу чишмәне алар корытмас.
Бары шул чак милли сагышларны,
Милли хисләр, милли язмышларны,
Милләт моңын халкым онытмас! 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»