АВЫРУНЫ ДӘВАЛАУЧЫ
(Иҗат портреты)
Элеккеге СССР составына союздаш республика статусы белән кергән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының бер өлкәсе саналган ТАССР 1990 елның 30 августында үзенең сәяси һәм хокукый статусын шактый үзгәртте һәм дөнья дәүләтләре стандарты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә омтылды.
Татарстан Республикасының дәүләт стандартын күтәрү, аның әһәмиятен дөнья күләмендә таныту һәм раслау өчен барган авыр көрәшләрдә бик күп татар зыялылары актив катнашты. Шулар арасында үзенең югары әхлаклы сыйфатлары, намуслы гамәлләре, зур белеме, киң колачлы эшчәнлеге һәм цивилизацияле мөнәсәбәте белән Индус Ризак улы Таһи-ров аеруча нык аерылып тора. Талантлы галим, сәләтле оештыручы, милли азатлык хәрәкәтенең танылган лидеры, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булган Индус Таһировның бүгенге көндәге конструктив эшчән-леген киң җәмәгатьчелек Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Мулланур Вахитов кебек бөек сәясәтчеләрнең олы гамәлләре белән тиңли. Аны еш кына бүгенге чорның Максудне дип тә атыйлар. Татар зыялыларының бу фикерләрендә дә хакыйкать бар, әлбәттә. Садри Максуди белән Индус Таһиров сәяси гамәлләре һәм интеллектуаль дәрәҗәләре буенча бер-берсенә бик тә охшаганнар. Икесе дә - киң тармаклы атаклы галим, икесе дә фән докторы, профессор, депутат, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Индус Ризак улы Таһиров 1992—2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, 1998—2002 елларда Россия Федерациясе татарларының милли-мәдәни мохтарияте федераль советы рәисе булып эшләде. Бу катлаулы һәм гаять каршылыклы чорда ул милли яңарышның нигезен ныгытуга гаять зур көч куйды. Ул җитәкләгән халыкара оешма милли хәрәкәтнең генераль штабына әйләнде һәм халкыбызның инкыйразга каршы актив көрәшенә юнәлеш бирде.
Татар халкының милли азатлык хәрәкәте лидеры буларак, ул Татарстан Республикасы парламенты аша да (ул аңа депутат булып сайланды), халкыбызның язмышы өчен кануни принципларны хөрмәт итеп, зур көрәш алып бара. Милли дәүләтчелегебезнең статусын саклап калу, телебезнең язмышын кайгырту, милли мәдәниятебезнең, фәнебезнең үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә Индус Таһиров кылган сәяси гамәлләре өчен бүгенге көндә киң җәмәгатьчелек аңа һаман үзенең ихтирамын һәм олы хөрмәтен белдереп тора. Индус Таһиров бүгенге көндә Россия Федерациясе һәм дөньякүләм масштабта иң цивилизацияле конструктив юнәлештә эшләүче сәясәтчеләрнең берсе булып танылды. Ул сәяси ситуацияне стабильләштерү, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту буенча гаять зур һәм нәтиҗәле эш алып бара.
Моннан тыш, Индус Таһиров фәнебезне үстерү буенча да гаять зур эш башкарды. Бигрәк тә ул тоталитар режим вакытында идеология ялчысына әйләнгән тарих фәнен сәламәтләндерү, төзәтү һәм камилләштерү өчен гаять нык тырышты һәм бүгенге көндә дә бу юнәлештә актив эш алып бара. Индус Таһиров - Ватаныбызның объектив тарихын язган намуслы галимнәребезнең берсе. Аның «Казан 1917 елда», «Октябрь революциясендә солдат массалары», «Милли-демократик оешмалар тарихына карата», «Тарихи процессның күп вариантлылыгы мәсьәләсенә карата хакимиятнең характеры һәм 1917 елда Россиядә милли мәсьәләне хәл итү ысулларының үзара мөнәсәбәте диалектикасы», «Дөньяга фәнни карашны булдыру юлларында», «Тарих, проблемалар, сабаклар« (автордаш белән), «Гасырлар чатында» һ.б. монографияләре һәм фәнни хезмәтләре тарих фәнендәге «ак таплар»ны бетерүгә хезмәт иттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк: Индус Таһиров тоталитар система чорында ук үзенең фәнни хезмәтләрендә сәяси процессларга объектив һәм гадел бәя бирә башлады. Бу, әлбәттә, шул чор түрәләренә бер дә ошамады. Әмма шулай булса да талантлы галим инкыйраз системасының басымы алдында югалып калмады, үзенең фәнни концепциясен үзгәртмәде.
Индус Таһировның бүгенге көндә талантлы яшь галимнәрдән торган үз фәнни мәктәбе бар. Аның җитәкчелегендә ике дистәгә якын яшь галим кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якладылар, дистәләрчә фәнни хезмәтләр һәм монографияләр басылып чыкты. Ул, Казан дәүләт университеты каршындагы тарих фәне буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе буларак та, бүгенге көндә тарих фәнен үстерү буенча зур эш алып бара. Шулай ук ул, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы буларак, Татарстандагы тарих фәне үсешенә җитәкчелек итә. Аның фәнни эшчәнлеге һәм гыйльми хезмәтләре Татарстан белән Россиядә генә түгел, бәлки АКШ, Кытай, Англия, Франция, Төркия, Япония, Польша, Германия, Финляндия, Румыния кебек илләрдә дә зур бәя алды. Күп кенә хезмәтләре шул илләрнең матубгатында дөнья күрде. Тарих фәннәре докторы, профессор, ТФА академигы, РГФА академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт университетының хәзерге заман тарихы кафедрасы мөдире, Россия Федерациясе тарихчылар-архивчылар җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Индус Ризак улы Таһиров бүгенге көндә дә төрле тармак буенча нәтиҗәле эш алып бара, татар халкының милли аңын ныгыту өчен куеннан килгәннең барын да эшли.
ӘХМӘТ СӘХАПОВ,Татар «Мирас» Фонды президенты, профессор.