Оҗмах көе
Оҗмах көе ишетелә
Синдә, туган якларым.
Бүген ул көй изгелекнең
Ходай биргән хаклары.
Тиңсез моңга коендырып,
Сөекле төякләрен,
Мәңгелекнең серен саклый
Әүлия сөякләре.
Азан белән тоташтыра
Изге җаннар арасын,
Ак кояшта ай балкытып,
"Саҗидә" манарасы.
Моң-аһәңле догагызны
Күңел бик тиз абайлар,
Сеңел-эне, апа-абый,
Карт әби һәм бабайлар!
Оҗмах көе ишетелә
Синдә, туган якларым.
Бүген ул көй изгелекнең
Ходай биргән хаклары.
Өянкеләр кочагында
Яуда ятып калган бабаларыма багышлыйм
Хатирәләр сөйли әби бүген,
Оныккаен назлап кочагында.
Изрәп кенә китеп тыңлыймы кыз,
Әллә күңелкәе курчагында?
Бер-бер артлы тезелешеп баскан
Моңсу өянкеләр тыңлый аны.
Алар гәүдәсенә сыенган бит
Канлы яуга киткәннәрнең җаны.
Әлегедәй шаулап үскән мәлдә
Урамдагы матур өянкеләр,
Авылымның асыл егетләре
Ерак, авыр юлга төянделәр.
Олауларын көткән бер арада
Өянкегә чыгып сөялделәр.
Шик-шом сизеп, өзгәләнә иде,
Елый иде бугай өянкеләр.
Өнди иде алар: Барыгыз, – дип, –
Туган өйләрегез, ил сагына.
Кайтыгыз, дип явыз көчне җиңеп,
Сез затларны көтеп, җир сагыныр.
Хушлаштылар өянкеләр җырлап,
Яшәргә көч биреп шул чагында.
Тик үзләре янды берәм-берәм
Ач ятимнәр, толлар учагында.
Яугирләрнең җаны кунак хәзер,
Япь-яшь өянкеләр кочагында.
Оныгына сөйли әби шуны,
Ә кызчыкның уе – курчагында.
Көт, кайтырмын
Туган ягым, тагы китәм,
Эшләрем күп, хуш, диеп,
Синсез хәзер калыр инде
Күңелкәем буш, диеп.
Озаттылар ак каеннар
Моңсуланып, баш иеп:
Безнең белән серләшергә,
Тизрәк-тизрәк кайт диеп.
Басу-кырларың югалтыр,
Ямансулар урманың.
Ераклардан килә аваз:
Ник аз гына тормадың?
Көт, кайтырмын оча-калка,
Озакка җитмәс түзем.
Алырсыңмы кочагыңа? –
Гел сөю сөйләр сүзем.
Җаным эзли яшьлек язын...
Җаным эзли яшьлек язын,
Йөрәк ашкына гына.
Күңелемдә сөю җыры
Тулып ташкына гына...
Җаныкаем, кайт җәеңә,
Яшь кырыгын кырласын.
Йөрәктәге хис-тойгыдан
Күңел шашып җырласын.
Күңелемдә моңлы саз
Сагыштан туйган җаныма
Синең бүләк – сөю, наз...
Өзелепләр гашыйк булдым,
Күңелемдә моңлы саз...
Мәхәббәттән баш әйләнә,
Йөрәк әйтә: "Шигырь яз!"
Хыялланып җырлар язам,
Сәбәпчеме әллә яз?
Күңелемдә моңлы саз...
Өшетмә, иркәм, җанымны...
Өшетмә, иркәм, җанымны,
Ишет кайгы-зарымны.
Ник әле син онытасың
Бу дөньяда барымны?
Хисләремне ярсытасың,
Сайлап нечкә кылымны.
Янып язган җырларымнан
Ал син йөрәк җылымны.
Сөю җыры безнең өчен
Яңгырамасын соң булып,
Үтеп керсен күңелеңә
Мәхәббәтем моң булып.
Карлар ява
Ай нурларыннан ялтырап,
Кышкы салкыннан калтырап,
Шыгыр-шыгыр итә-итә,
Шигырь-шигырь көтә-көтә,
Шашып-шашып карлар ява.
Өзгәләнгән җанга дәва.
Алга атлыйм ава-ава,
Адаштыммы әллә, һава?!
Син бит бүген ап-ак, күркәм,
Бөртекләрдән сүзләр теркәп,
Күңелләргә моңнар бөркәп,
Сөю җырын табыйк бергә,
Эзе калсын, языйк җиргә.