поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Г. Камал театры артистлары

Г. Камал театры артистлары

Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Китапта соңгы 100 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән һәм эшли торган артистлар белән артист-режиссерлар тормышы, иҗатына кагылышлы кыскача белешмәләр бирелә.

СОЛТАНОВ ЗӘЙНИ (СӨЛӘЙМАНОВ ЗӘЙНЕЛГАБИДИН) ГОБӘЙДУЛЛА УЛЫ

(1892–1952)

Әстерхан шәһәрендә туган. Татар театрына нигез салучыларның берсе һәм театр сәнгатенең мәшһүр эшлеклесе. 1907 елда Әстерханда татар театрында эшли башлый. 1914 ел уртасында һәм 1918 ел башларында «Сәйяр» труппасында эшли. 1922–1923 елларда Татар театр техникумының беренче директоры. Аннан Әстерханда, Бакуда эшли. 1925 елда бөтенләйгә Казанга Татар академия театрына эшкә килә, бөтен иҗади гомерен шушы театр хезмәтенә багышлый. Актер булудан тыш, спектакльләр куя, театр өчен пьесалар тәрҗемә итә.

Тамашачы мәхәббәтен казанган бөек артист. Каһарманнарның күңел кичерешләрен, аларның эчке тойгыларын бөтен нечкәлекләре белән ачып бирә алуы өстенә, аның яңгыравыклы тавышы, мәгърур кыяфәте иҗат иткән образларын тагын да ышандыргыч итә.

Аның рольләре: Кәрим бай — «Бәхетсез егет», Хәмзә бай — «Беренче театр» (Г.Камал), Надир шаһ — «Надир шаһ» (Н.Нариманов), Мисбах хаҗи — «Җилкәнсезләр», Ишан — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Лука — «Тормыш төбендә», Нил — «Мещаннар» (М.Горький), Берсенев — «Разлом» (Б.Лавренев), Янбулатов — «Доцент Янбулатов» (А.Файко), Иманкол — «Наемщик», Шәүлихан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Җиһанша — «Дәүләт Бәдриев» (Г.Иделле), Граф — «Мирандолина» (К.Гольдони), Юныс хаҗи — «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), Әҗим — «Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт) һ.б.

ТАССРның хал. арт. — 1939 ел.
РСФСРның атказ. арт. — 1940 ел.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»