|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. СМАРТФОНСмартфон — зур экранлы, фотокамералы, тагын әллә ниләре булган кәрәзле телефон аппараты гына түгел әле ул! Смартфон — компьютерлар дөньсында урнашкан принципларга нигезләнеп корылган программ тәэминатлы телефон. Белгәнегезчә, гади кәрәзле телефон аппаратында бары бер генә программа бар: ул шалтырата, телефон кенәгәсе һәм хәбәрләр белән эшли, шалтыратулар исемлеген алып бара, саклый, интернетка керергә мөмкинлек бирә, уеннар тәкъдим итә һ. б. Ә смартфонның вазифалары ачык архитектуралы. Бу — вазифаларның стандарт, ягъни кабул ителгән җыелмасын үзгәртеп була, һәм алар телефон җитештерүчеләр тарафыннан да, бөтенләй чит кешеләр тарафыннан да күпкә киңәйтелергә мөмкин дигән сүз. |
Иң күп укылган
|