поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӨЛӘЙМАНОВ ӘНВӘР

Әнвәр Сөләймановның“Җирдәге йолдызлар” исемле җыентыгын тәкъдим иттеләр

(Уфа, 16 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Башкортстандагы танылган татар журналисты Әнвәр Сөләймановның чираттагы китабының исем туе булып үтте. Авторның “Җирдәге йолдызлар” исемле җыентыгын тәкъдим итү чарасына бик күп әдәбият сөючеләр, Уфадагы югары уку йортларының татар һәм башкорт бүлекләрендә белем алучы талиплар килде.

Башкортстанның Бишбүләк районында яшәүче талантлы татар журналисты Әнвәр Сөләйманов тормышында күптән түгел ике истәлекле вакыйга булган иде. Беренчедән, Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында аның “Җирдәге йолдызлар” исемле чираттагы китабы басылып чыкты. Икенчедән, Татарстан президенты Уфага эш сәфәренә килгәч, аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем билгеләрен тапшырды.

Бүген Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә исем туе үткән җыентыкка авторның Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче милләттәшләребез хакында язылган очеркалары, сурәтләмәләре һәм әңгәмәләре урын алган. Җәмгысе 57 атаклы шәхес турында бай мәгълүматлар алып була бу китаптан.

“Җирдәге йолдызлар” җыентыгына кереш сүзне республикадагы танылган татар журналисты, күп кенә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе, “Кызыл таң” татар газетасы баш мөхәррире урынбасары Фәрит Фәткуллин язган. Җыентык үзе бик матур итеп, югары зәвык белән бизәлгән. Китап башкорт телендә басылган. Әнвәр Сөләйманов Бишбүләк районы егете. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый - башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. Бүгенге көндә тагын туган ягында яшәп иҗат итә оста каләм әһеле. Әле ул Уфада тәкъдим ителгән китабының икенче өлеше булачагын да әйтте. Очрашу барышында Әнвәр Сөләйманов әдәбият сөючеләрнең һәм талипларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Матур кичәне сәнгать осталары үзләренең күңелле җыр-моңнары белән дә бизәде. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»