|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.СӨЛӘЙМАН БИНЕ ДАУД САКСИНИ-СУВАРИСөләйман бине Дауд Саксини-Сувари — XII йөзнең беренче яртысында яшәп иҗат иткән әдип. Болгарда Әбел-Галя Хәмид бине Идрис Әл-Болгаридан дәрес алган. «Бәһҗәтел-әнвәр мин хәкыйкател-әсрар» («Нурларның яктылыгы — серләрнең хаклыгы») дигән фарсыча китап язган, аны соңыннан гарәпчәгә тәрҗемә итеп, «Нөзһәтел-колүбел-мәраз» («Авыру күңелләрне сөендерүче») һәм аны тагын да кыскартып, «Зөһрәтер-рийаз вә нөзһәтел-колүбел-мәраз («Авыру күңелләрне сөендерүче бакча чәчәге») дип исемләгән. |
Иң күп укылган
|