|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СӘЛИМ РАФИСЯзучы-прозаик Рафис Сәлим (Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов) 1952 елның 1 октябрендә Татарстанның хәзерге Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – сигез сыйныф, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970–1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый (1975–1976), аннары район комсомол комитетында инструктор (1976–1977), төбәк газетасы «Дуслык байрагы» редакциясендә хәбәрче (1977–1979) булып эшли башлый. 1979 елның көзеннән ул Чаллы шәһәрендә төпләнеп яши, квалификацияле эшче һөнәрләренең төрлесен үзләштереп, озак еллар буе КамАЗ предприятиеләрендә эшли. |
Иң күп укылган
|