|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Сәлам әйтегезче, кошкайлар! (Ришат Фазлыйәхмәтов)Альбина Имаева, Фирзәр Мортазин көе Әлфирә Бикмәтова сүзләре Берсен-берсе күзләп, үскән җирен эзләп,
Кошлар кайта туган ягына.
Ара якын түгел, сине көтә күңел,
Кайтчы, кайтчы, иркәм, яныма.
Тагын килде язлар, мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагымда?
Йөрәк ничек түзәр, ул бит өмет өзәр,
Син кайтмасаң иркәм тагын да.
Кабат китә казлар, күп тә түгел-азлар.
Җылы якта алар кышларлар.
Күз яшенә манып, хатларымны алып,
Сәлам әйтегезче, кошкайлар!
Берсен-берсе эзләп, ерак юлны күзләп,
Кошлар китә җылы якларга.
Ара якын түгел, сиңа очам бүген,
Бирә алмыйм сине ятларга! |
Иң күп укылган
|