Мин Сәлахетдинова Лилия. Ямьле Зөя елгасы агып торган Буа районы, Күл-Черкен авылында 1986нчы елның 22нче ноябрендә, күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. 1996нчы елның көз фасылында туган авылыма багышланган дүртьюллык шигыремне ак биткә төшердем, бу минем иҗатымның иң тәүге шигыре булды.
МӘХӘББӘТСЕЗ БУЛМЫЙ ДӨНЬЯДА
Ялгыз гына карыйм тулган айга,
Хыялларда йөзәм талгын гына.
Булсын иде җаныем янымда...
Алсын иде җылы кочагына!
Кушымта:
Күк йөзендә йолдыз атылганда
Йөрәккәем бигрәк ялкынлана.
Шунда гына аңлыйм, шунда гына
Мәхәббәтсез булмый дөньяда.
Курыкмам мин шуннан караңгыдан,
Сөюем дә булыр бары аңа.
Уяна да хисләр моңсу була ,
Үзем генә торам комлы ярда.
МӘХӘББӘТ УЛ ИЛАҺИ ХИС
Егет-кызлар бик еш әйтә:
Мәхәббәт - ул тик ләззәт.
Юк! Чын мәхәббәт эчендә
Хис-ялкын тора дөрләп.
Кушымта:
Мәхәббәт - ул илаһи хис,
Торасы да юк сөйләп.
Эчеңнән аның исемен
Йөрисең гел дә көйләп.
Мәхәббәт - назлы сүзләр.
Гашыйклар алар гаҗәп.
Сөйгәнен күрер өчен
Таба күп төрле сәбәп.
Аларда тау күтәрердәй
Була көч һәм дә теләк.
Мәхәббәттә йөзү рәхәт
Аны татырга кирәк.
ЯРАМЫЙ СӨЯРГӘ
Эндәшәмен йөрәгемә
"Ярамый!"- дим сөяргә.
Әмма ул һич тә ышанмый
Минем ялган сүзләргә.
БӘХЕТ-ЯШӘҮ БУ ҖИРДӘ
Минем өчен бәхет
Яшәү үзе бу җирдә!
"Син бәхетлеме?" дисәләр
Шулай әйтәм һәркемгә.
Бәхет түгелмени инде!?
Телем бар сөйләшергә,
Колакларым ишетә,
Күзләрем шөкер күрә!
Әти-әнием янымда,
Апалар бар килергә.
Бәхет өчен күпме кирәк
Тормышны сөючегә?!
ТАБИГАТЬНЕҢ МАТУРЛЫГЫ
Минем өчен матурлык ул:
Көзнең төсле яфрагы,
Чишмәләрнең чылтыравы,
Каеннарның шаулавы!
Миләшләрнең кызыл чагы-
Көзнең октябрь ае.
Кырау төшеп, иртән, җирне
Каплап торган бозлары.
Яңгырның шыбырдавы-
Көзнең төп матурлыгы!
Бармы икән, табигатьтә,
Матур чак моннан ары!?
ТАНЫШУЛАР
Кемдер тәүге кат таныша:
Гади генә кибеттә.
Кайберәүләр ял иткәндә,
Берәр ерак чит илдә
Зәңгәр диңгез читендә.
Һәрбер танышу башлана:
Күзгә карау бер сүздән,
Икеңә дә якын булган
Берәр сүз сөйләшүдән,
Утырып серләшүдән.
Танышулар - һәрбер җирдә,
Төрле вакыт-мизгелдә.
Уртак сукмак-була сирәк,
Тормыш юлы авыр бигрәк-
Чын дусларның иңе кирәк!
Кемнәрдер дус булып кала
Мондый танышудан соң.
Кайчакта гашыйк булалар
Бер-берен күргәннән соң,
Озатып йөргәннән соң.
Кайбер кеше игътибар да
Итми танышуларга.
Танышулар, очрашулар -
Илтсен дуслашуларга,
Булсын кавышулар да!
Matbugat.ru