|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СИРМАТОВ ИНДУСЯзучы-прозаик Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы гаиләсендә туа. Индус белемнең, китапның кадерен белгән зыялы гаиләдә кечкенәдән үк татар язучыларының әсәрләре белән таныша. Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә. Институттан соң Апас районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апас райкомы беренче секретаре булып эшли. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә килә, һәм шуннан соң И.Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли, соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын йөклиләр. |
Иң күп укылган
|